Галереядән – кызыклы проектлар
Картиналар галереясе халыкны рәсем сәнгате белән таныштыру буенча киңкырлы эш алып бара.
“Аллаһка шөкер, яңа елны уңышлы башладык. “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы хезмәткәр – 2020 ел” республика бәйгесендә “Татар телендә иң яхшы видеоролик” номинациясендә икенче урын яуладык. Хәзер илһамланып “Ел рәссамы” бәйгесенә нәтиҗә ясарга җыенабыз. Аны ТР мәдәният министрлыгының мөһим чаралары планына да керттек”, – ди галерея директоры Илсөя Заһидуллина.
Галерея хезмәткәрләре берьюлы берничә проект өстендә эшлиләр. Гашыйклар көненә дә шәһәрдәшләргә бүләк әзерләгәннәр – бер билет белән ике кеше галереядәге күргәзмәне карый ала. 8 нче март һәм Халыкара музейлар көненә дә әзерлек бара. Кече залда “Туган як табигате” дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Биредә Чаллы һәм Татарстан рәссамнарының матур төсләр кулланып ясаган 20дән артык картинасы урын алган. “Рәссамнар үзләренең хезмәтләрендә кояш яктысын, яшеллекне табигый итеп, бик матур ясаганнар. Алардан күңелгә җылылык бөркелә”, – ди галерея хезмәткәре Әлфия Гарипова. Тиздән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган көне. Шул уңайдан шәһәрдәшләрне үзенчәлекле проектлар көтә.
“Муса Җәлил. Мәхәббәт турында” дип исемләнгән масштаблы проект сәнгать учреждениеләре укытучылары, рәссамнар белән берлектә уза. Биредә Муса Җәлил әсәрләрен тыңлап булачак. “Проектта катнашырга теләүчеләр Җәлил әсәрләре белән алдан танышып, картина эскизын ясап килсәләр дә ярый” – ди галерея директоры Илсөя Илдус кызы. Рәссамнар иҗат иткән өр яңа картиналар галереянең фондын тулыландырачак.
Галерея фойесында “Моабит дәфтәрләре” проекты кысаларында эшләнгән картиналар белән танышырга була. Алар арасында рәссам Виктор Семикинның Муса Җәлил белән Александр Пушкин портретларыннан эшләнгән “Ике дөнья – ике шагыйрь” картинасы игътибарны үзенә җәлеп итә.
“Илһам Шакиров туган көнгә исә әдәби-мәдәни кичә уздырырга җыенабыз. Аның башкаруындагы җырлар, истәлек-хатирәләр, рәссамнарыбыз иҗат иткән картиналар тамашачылар күңеленә хуш килер”, – ди Әлфия ханым.
Март аенда галереяда үзенчәлекле тамаша булачак. Коляскада хәрәкәтләнүче шәһәрдәшләр Потанин фонды грантына спектакль куярга әзерләнәләр. “Шәһәрнең тормышка гашыйк егет-кызлары белән Казаннан килгән режиссер шөгыльләнә. Бик үзенчәлекле, гыйбрәтле проект килеп чыгарга тиеш. Аны шәһәрдәшләребезгә март аенда күрсәтергә җыенабыз”, – диләр галерея хезмәткәрләре. Кыскасы, галерея шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунаклары өчен кызыклы һәм мавыктыргыч проектлар әзерли. Алар профессиналь сәнгать үрнәгендә халыкның мәдәният дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев