Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Г. Камал бульварында җәяүлеләр юлы ясаячаклар

Ремонт шәһәр программасы кысаларында башкарылачак.

27нче комплекстагы Галиәскар Камал бульварына да чират җитте.Тынычлык проспектыннан Мәскәү проспектына кадәр тротуарны төзекләндерәчәкләр. 

"Быел тротуар буйлап яктырткычлар урнаштырып чыктык. "Безнең ишегалды" программасы тәмамлану белән эшчеләр Галиәскар бульварын ремонтлауга керешәчәк. Кайчан тәмамланыр - билгесез. Эшчеләр җитми бит. Бордюрларны алыштырып, тип-тигез юл салырга вәгъдә иттеләр. Шулай ук эскәмияләр һәм чүп савытлары да урнаштырылачак", - дип сөйләде "27нче комплекс" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Наумкина.

Венера Наумкина ТОС рәисе булып 9 ел эшли. Шул вакыт эчендә ул 5 млн сум күләмендә грант алуга иреште. 

"3 ел грант конкурсында катнашмый тордым. Гел беренче урынны яулыйсың диделәр (көлә). Аллах теләсә, киләсе елда катнашам. Проект өстендә эшлим", - ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар ремонт