Гаражында шартлаткыч матдәләр саклаган
Яңалыклар тасмасы

Гаражында шартлаткыч матдәләр саклаган

60 яшьлек ир-атны психиатрия стационарына җибәрделәр

Тукай районында яшәүчене шартлаткыч матдәләрне законсыз саклаган өчен психиатрия стационарына мәҗбүри дәвалауга җибәрделәр. Деменция билгеләре булган 60 яшьлек ир-ат әлеге куркыныч матдәләрне үз гаражында тоткан.

Эш материаллары буенча, ул төтенсез нитроцеллюлоза дарысын 2006 елда ук сатып алган - ул вакытта аның рөхсәте булган. Рөхсәт вакыты тәмамланганнан соң, фигурант аны озайтмаган.

Тукай районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, суд-психиатрия экспертизасы ир-атта деменция билгеләрен ачыклаган.

Суд, дәүләт гаепләве фикере белән килешеп, ир-атны җинаять җаваплылыгыннан азат итте һәм гомуми типтагы психиатрия стационарына мәҗбүри госпитализацигә җибәрде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев