Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гарәп егетләре «Шәһри Чаллы» аша үз тиңнәрен эзли

«Шәһри Чаллы» газетасына, татар кызлары эзләп, гарәп егетләре мөрәҗәгать итте.

Төньяк Африканың көнбатыш чигендә урнашкан Марокко дәүләтендә яшәүче егетләрнең гозерен Чаллыда укытучы булып эшләүче Илгиз әфәнде җиткерде. Аның энесе Мароккода яши икән. Тиздән алар турындагы мәгълүматны үзебезнең басмага урнаштырачакбыз. 

Исегезгә төшерәбез: «Шәһри Чаллы» «Яучы» рубрикасы оештырды. Әлеге проектның максаты – ялгызларга парларын табарга ярдәм итү. Моның өчен ир-егетләр, хатын-кызлар махсус анкеталар тутыралар. Анда алар үзләренең исемен, эшен, мавыгуларын һәм кем белән танышырга теләүләрен язалар. Парларын эзләүчеләр арасында шәһәрдәшләребез генә түгел, төрле район-авыллардан да кешеләр шактый.

Анкеталар кабул итү дәвам итә. Хатларыгызны газетабызның электрон почтасына (shahri_chally@mail.ru) юллагыз яисә 8(8552) 57-01-19 телефонына шалтыратыгыз. Шулай ук фотогызны да җибәрә аласыз. Анкеталар җибәргәндә «Яучы» дип кую шарт. Әгәр сезгә ошаган анкета булса, 8-917-884-55-85 номеры аша телефонны сорый аласыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев