Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гашыйклар көнендә Чаллыда туйлар булмаячак

Тукай районында исә бу көнне 5 пар үз никахларын рәсмиләштерәчәк.

Быел 14 февраль, гашыйклар көне, дүшәмбегә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә Чаллы тантаналар сараенда никахны теркәргә теләүчеләр юк. Аның каравы шимбә көнне, 12 февральдә, 30 пар туй ясаячак.

Тукай районы загсында исә хәлләр башкачарак. Биредә нәкъ менә 14 февральдә биш пар законлы язылышырга теләк белдергән. Алар якындагы авыллардан гына түгел, шулай ук Алабугадан, Баулыдан, Азнакайдан да киләчәк.
22.02.2022 датасы исә яшь парлар арасында зур кызыксыну уяткан. Чаллы загсында бу көнгә 45 пар гариза биргән инде, Тукай районында - 17 пар.

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык