Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газетага язылып калырга ашыгыгыз!

Вакытлы матбугатка язылу вакыты ахырына якынлаша. Яраткан газеталарыгызга язылып калырыга ашыгыгыз, дуслар. Бу көннәрдә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар арасында "Абунә бүләк ит!" акциясе активлаша. Шунысы куанычлы: җитәкчеләребез һәм халык вәкилләре арасында басма матбугатның әһәмиятен аңлаучылар күп.

"Шәһри Чаллы"га даими яздырып, ТР Дәүләт Советы депутатлары - Андрей Фомичев, Светлана Захарова, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, "Электротранспорт" предприятиесе җитәкчесе Рәшид Шәмсудинов, ТЭЦ директоры Әнвәр Хаҗиев, Чаллы татар дәүләт драма театры Рашат Фәйзерахманов даими яздырып, газетабызның тугры дусларына әйләнделәр. Аларның бу гамәле күпләргә үрнәк.

"НАСКО" иминият компаниясенең Чаллы территориаль идарәсе җитәкчесе Тәнзилә Ахиярова да хезмәт ветераннарын газетабызга даими яздыра. "Шәһри Чаллы"ны өйгә кайткач үзем дә укып барырга тырышам. Безнең эштә шәһәр яңалыклары белән хәбәрдар булу мөһим. Шулай ук артистларның иҗат һәм шәхси тормышына багышланган язмаларны яратып укыйм", - ди ул.

Шушы көннәрдә "Абунә бүләк ит!" акциясенә шәһәр советы депутаты, "ВолгоПромГаз" компаниясе генераль директоры Олег Николаев та кушылды. Ул 38нче бистә ветераннар советы активистларына агымдагы елның икенче яртысына "Шәһри Чаллы" газетасы бүләк итте.

2017 елның икенче яртысына "Шәһри Чаллы"га язылырга санаулы көннәр генә калды. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бүләк ясап, игелек кылырга ашыгыгыз, дуслар.

"Шәһри Чаллы"га язылу бәясе (чәршәмбе, җомга саны) - 672 сум, редакциядән килеп алаганда 350 сум.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев