Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газетаны эзләп алып укыйбыз - СОРАШТЫРУ

2022 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу дәвам итә. Шул уңайдан газетабызда «Шәһри Чаллы» турында укучыларыбыз фикерләрен урнаштырабыз.

Фирдүсә Әюпова, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры, шәһәр советы депутаты:

– Газета-журналлар, китап уку кешене рухи яктан баета, белемен арттыра. Мин үзем дә буш вакытларымда газета, китаплар укыйм. Укучыларыбыз исә «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газетасын яздырып укыйлар. Социаль челтәрләр өстенлек иткән заманда газета уку белемне арттыра, дөрес итеп язарга булыша. Гадәттә газета һәм китап укыган укучылар диктантларны, сочинениеләрне әйбәт язалар, аларның хәтере дә яхшы була. Алар шәһәрдә, республикада барган мөһим вакыйгалар турында хәбәрдар. Гыйбрәтле язмалар аша үз яшәешләренә нәтиҗә ясыйлар. Талантлы, тырыш, уңган яшьтәшләре турындагы язмаларны укып: «Бу кыз минем сыйныфташым бит», – дип горурланалар. Без үзебез исә артистлар, зыялылар белән әңгәмәләрне, милли-мәдәни тормыш турындагы язмаларны көтеп алабыз. 

Мин газета-журналларны «Пушкин картасы» формасында, дәүләт ярдәме белән яздыруны оештырып булсын иде дим. Кешеләрне газета-журналлар укытырга, акыллы, зыялы булырга өйрәтәсе иде. 
Без коллективыбыз белән газетаны мөмкин кадәр күбрәк яздырырга тырышабыз, чөнки газета безнең эшчәнлек белән шәһәрдәшләрне таныштыра, сәләтле укучыларыбызны халыкка күрсәтә. 

Вазыйх Ситдыйков, табиб:

– Бервакыт яныма бер ханым кереп сәүдә нокталарында «Шәһри Чаллы» газетасын эзләве турында сөйләде. «”Чаллы икмәге” кибетендәге газеталар сатыла торган җиргә барып, ”Шәһри Чаллы”ның 1 апрель санын сораган идем. Помидор утырту турында язма бар иде анда. Сатучы алып бетерүләрен әйтте. Газеталарны сәүдә нокталарына күбрәк куйсыннар иде», – диде ул. Эчтәлекле газета, халыкка бик кирәк. 

Гөлия Фәйзуллина, пенсионер:

– Соңгы вакытларда «Шәһәр Чаллы» газетасы сәүдә нокталарында күренми башлады. Газетаның баш хисапчысына шалтыратып сәбәбен сорашкан идем. Ул атна саен газета эзләп йөргәнче, өйгә яздырып укырга киңәш итте. Санап караган идем, газета бәясен һәм атна саен бару-кайту чыгымын кушкач саллы гына сан килеп чыкты. Шуңа күрә 2022 елның икенче яртысына газетага почта аша язылып куйдым. Аллаһы боерса, июль аенда атнасына ике тапкыр «Шәһри Чаллы» өемә киләчәк. Хат ташучылар гына үз эшләрен җиренә җиткереп башкарсыннар инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев