«Гел терелер дип көттек»
Чаллыда тавыш операторы Илнар Фазуловны соңгы юлга озаттылар.
Шәһәрдәшебез 28 июльдә 39 яшендә вафат булды. Күп кенә татар эстрадасы артистлары белән эшләгән тавыш операторы яман чир белән көрәште. Илнар химия терапиясе алуына карамастан, «Шәһри Чаллы» оештырган «Пятачок»ларны үткәрүдә дә катнашты. Ул Гөлназ Асаева, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Руслан Кираметдинов, Ринас Әхмәтов һәм тагын бик күп артистлар белән хезмәттәшлек итеп, үз эшенең чын остасы булуын исбатлады.
Илнарның 3 улы ятим калды. Тавыш операторы белән хушлашырга морг янына гаиләнең күршеләре, дуслары, туганнары, бик күп мәдәният хезмәткәре җыелды. Аны бары тик җылы сүзләр белән, яхшы яктан гына искә алдылар.
Илнарның тормыш иптәше Эльмираның ахирәте, гаилә дуслары Наталья: «Ул бик яхшы, ачык кеше булды. Һәрчак ярдәмгә килергә әзер иде. Үзенең эшен яратты. Эльмира аны хастаханәгә көчләп, җиткәләп диярлек алып барды. Анда да киреләнде, үзенең авырганын күрсәтәсе килмәде. Дәваландылар, операцияләр булды. Хастаханәдә дә яттылар. Яман чир белән 7 еллап көрәште инде. Операциядән соң 5 ел узды, ремиссия башланган иде. Гел терелер дидек. Илнарның яшисе килде. Үз йортлары белән тордылар, әле бит йортны да карап торырга кирәк, соңгы көннәренә кадәр ишегалдында да эшләде. Үләр алдыннан ике көн кала гына йөрмәде инде», – дип сөйләде.
Илнарның әтисе Айрат Фазулов «Карендәшләр» ансамблендә баянчы булып йөргән. Ансамбльнең элеккеге солисткасы Марина Майорова бу гаиләне бары тик яхшы яктан тасвирлый. Алар туганнардай якын булып яшәгәннәр.
«Тормыш юлы кыска булса да, эше күп булды. Еламыйча искә алып булмый, гел сагынып, яхшы яктан гына сөйләрлек. Фазуловларның балалары да безнекеләр белән бергә үсте. Әле Илнар кечкенә чакта минем кызым Алинәне күтәреп тә йөри иде. Кунакка да йөрештек, бер-беребезнең авылларына да кайттык. Илнарның чирләгәнен ишеткәч тә, терелер дип өметләндек. Туганнары, дуслары да бик тырышты. Артистлар да ярдәм итеп торды, рухи яктан да, финанслар белән дә, алып калып булмады шул», – ди ул өзгәләнеп.
Җырчы Алинә Әхмәтшина Илнарның үтә дә игътибарлы, ярдәмчел булуына басым ясый. «Илнар абый белән кышын Асаеваның концертында күрештек. Аның әти-әниләре белән бергә барган идек. Әле анда шундый тере иде. Ярты ел элек кенә бит. Мин дә җырлыйм бит, миңа да: «Алинә, давай, син булдырасың! Сине дә үстерәбез!» – дип торды. Ул үзе чирләсә дә, башкаларга терәк булды».
Ринас Әхмәтов та аның турында истәлекләре белән уртаклашты:
«Соңгы 10 елда бик күп чараларда, юбилейлар, туйларда эшләдек. Бик әйбәт кеше иде, «булдырам» дип, авырса да, «яшим», бирешмим дип тырышты. Әҗмәкәй авылында йорт салып керде. «Авырырга вакыт юк», – дия иде ул.
Үз эшенең остасы булды. Хезмәт юлын гади аппаратура белән башлап, вакыт узу белән зур мәйданнарда узган бәйрәмнәрнең дә алыштыргысыз тавыш операторына әйләнде. Авырса да, эштән баш тартмады. Әле әнисе 8 августка да заказ алган булган, диде».
Ремиссиядән соң Илнарның күп кенә иҗатташ дуслары яман чир чигенгән дип ышанган. Соңгы арада эш арасында химия терапияләре узып йөрүен белмичә дә калганнар. Илнар үзе беркемгә дә зарланмаган, эшләвен дәвам иткән.
«Без ике еллап бергә эшләдек. Ерак юлларга йөрдек – Төмән, Тобольск, Түбән Новгород, Татарстан шәһәрләрендә дә йөрдек. Күптәннән таныш булсак та, чирләгәнен январьда гына сиздек. Анда да продюсерым Айдар Сәфәргалин гына йөзендә, кыяфәтендә үзгәреш барлыгына игътибар иткән иде. Үзе беркемгә дә сиздермәде. Барысы да яхшы дип уйлый идек. Планнары бар иде», – диде популяр җырчы Руслан Кираметдинов.
Илнар безнең редакция проектында да катнашты. «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» республикакүләм «Күрше» фестивалендә җиңгәч, аны тавыш операторы итеп чакырдык.
«2025 елның сентябрендә узганында аппаратураны әтисе килеп җыештырды. Мин нишләптер шул көнне Илнарны видеога төшереп алганмын. Шундый күңелле булды ул «Пятачок», меңләгән халык дәртле музыкага биеп, рәхәтләнде. Соңыннан Илнарны игълан иттек. Ул үзенә игътибар иткәнне ярата иде, үзенең яхшы режиссёр икәнен дә белә иде.
Чатнама салкыннарда уздырган ике «Пятачок»та да ул эшләде. Авырган кеше кебек түгел иде ул, башкалар кебек үк шаярды, парларын чыгарып, кайнар чәйләр эчте. «Пятачок»ларның уңышлы үткәненә безнең белән сөенде.
Тагын бер нәрсәгә игътибар иткәнмен: аппаратураны корганда да, сүткәндә дә чит кешеләрне якын китермәде ул. Кыйммәтле бит, хәләл көче белән эшләп тапкан малы. Өстәвенә, Илнар яраткан эшендә бик озак эшләргә ниятләгән булгандыр. «Пятачок»ка да тагын килермен дигән иде», – дип искә алды шәһәрдәшебезне газетабызның баш редакторы Резидә Юсупова.
Илнар Фазуловны хушлашу мәрасименнән кул чабып зиратка озаттылар. Ул Чаллыда җирләнде. Илнарның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев