Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Гелик» турнирда катнашмый - хастаханәдә

Операция ясаганнар.

Татар көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, билбаулы көрәш буенча атказанган спорт мастеры, көрәш буенча спорт мастеры, "БРИКС" уеннары җиңүчесе, чемпион Рәнис Гыйләҗетдинов бу елны Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында катнашмый. Көрәш дөньясында "Гелик" кушаматы белән билгеле спортчы Мәскәүдә хастаханәдә ята. 

"Аллаһка шөкер, операция узды. Әкрен генә тернәкләнеп киләм. Инде ике-өч ел борын проблемасы белән яшәдем, суларга да кыенлаша башлаган иде. 

Былтыр ноябрь-декабрь аенда операция ясатырмын дигән идем, тагын калдым. Анда да мөһим көрәш ярышлары иде. Җитмәсә Татарстан Чемпионатын башка датага күчереп куйдылар. Мин дә операция вакытын кичектердем. Иде гел-гел күчереп торып булмый дидем дә, операциягә язылдым, ә ул февраль аена туры килде. Безнең команда хәзер Казанда, көрәштә. Еракта булсам да Чаллым командасы өчен җан атып торам, - дип сөйләде безгә Рәнис Гыйләҗетдинов. 

Чемпионга тизрәк тернәкләнеп чыгуын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев