Генераль штаб мобилизациянең икенче дулкыны турындагы имеш-мимешләргә җавап биргән
Яңалыклар тасмасы

Генераль штаб мобилизациянең икенче дулкыны турындагы имеш-мимешләргә җавап биргән

Россия Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәткә чакыручыларның сайлап алу пунктларын арттырган.

Россия Хәрби көчләренең Генераль штабы мобилизациянең икенче дулкыны булу-булмауга ачыклык кертте. Оештыру-мобилизация баш идарәсе җитәкчесе, контр-адмирал Владимир Цимлянский белдерүенчә, кабат мобилизация игълан итүнең кирәге юк – үз теләге белән киткән һәм чакырылган хәрбиләрнең саны җитәрлек.

«Генераль штаб мобилизациянең икенче дулкынын уздырырга җыенмый – моны мин ышандырып әйтә алам. Хәрби хезмәткә чакырылган, шулай ук махсус операцияләрдә катнашырга теләк белдергән кешеләрнең саны хәрби бурычларны үтәү өчен җитәрлек», – дигән ул.

Владимир Цимлянский аңлатуынча, Россия Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәткә чакыручыларның сайлап алу пунктларын арттырган. Сәбәбе – махсус хәрби операциядә катнашырга теләүчеләрнең саны артуында, дип яза https://vatantat.ru.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев