Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГЭС һәм Сидоровка халкы кайнар сулы булды

Бу бистәләрдә төшке ашка кадәр җылы да булмады.

ГЭС һәм Сидоровка бистәләрен җылылык энергиясе белән тәэмин итүче 1000 мм диаметрлы магистраль җылылык челтәре зарарлану сәбәпле иске шәһәрдә яшәүчеләр кайнар сусыз калган иде. 

НЧТС хезмәткәрләренең оператив хезмәте нәтиҗәсендә ремонт эшләре 12 сәгать 20 минутта тәмамланды. Бер сәгатьтән соң җылылык белән тәэмин итү режимы тулысынча кайтарылды.

Идарә итү компанияләренә һәм башка кулланучыларга тиешле телефонограмма җибәрелде. Шулай итеп торак йортлар һәм учреждениеләр җылылы һәм кайнар сулы булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су җылылык