Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГИБДД бетте, ГАИ кайтты

Элеккеге исемне кайтару законнар белән җайга салынган.

Юл полициясенә элекке исеме кайтарылды. Бу хакта ведомство җитәкчесе Михаил Черников РФ Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы президиумы утырышында хәбәр итте. Cоңгы 26 елда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) дип йөртелде.

Исегезгә төшерәбез: ДАИ (ГАИ) – Дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елда булдырыла. Ә 1998 елда ул Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе итеп үзгәртелә.

Черников әйтүенчә, элекке исемне кайтару законнар белән җайга салынган, һәм барлык норматив-хокукый документлар шул исем белән алып барыла башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев