Иске Абдул балалары хәрбиләргә бүләкләр җибәргән
579
0
«Солдатлар моны бик яратып кабул итә», - ди «Гиндукуш» музей директоры Резидә Гарипова.
Иске Абдулдагы «Гиндукуш» хәрби дан музее үзенең экспонатларын тулыландыруны дәвам итә. Биредә СВО багышланган экспонатлар да урнаштырылган. Музей Әфганстан гаскәрләрен чыгаруның 20 еллыгына багышланып, 2009 елда ачыла. Экспонатлар арасында - сирәк очрый торган фотографияләр, документлар, солдат хатлары. Экспонатлар бар дип кенә, музейда аларны саклап тик утырмыйлар. Бүгенге көндә оешманың материаль-техник базасын яхшырту өчен зур эш алып барыла. Шул хакта музей директоры Резидә Гарипова белән сөйләштек.
- Резидә апа, бүгенге көндә музейның ишекләре ачыкмы, бирегә кемнәр йөри?
- Бер карасаң, музейны бер күргән кеше анда тагын ник килсен. Әмма без экспонатларга игътибарны арттырыр, патриотик тәрбия бирер өчен тырышабыз. Музей базасында "Эзтабарлар" яшүсмерләр клубы ачтык. Музей хәрби юнәлештә булса да, без татар халкының гореф-гадәтләрен дә оныта алмыйбыз. Балалар өйрәнсен өчен видеокамера, туку станоклары, җепләр, үзле махсус балчык алдык.
- Боларны нинди акчага алдыгыз?
- "Гиндукуш" хәрби дан музее 2024 елда Россия Федерациясе Президенты грант фонды конкурсында җиңү яулады. Без бу грантка бик рәхмәтле. Кызганычка каршы, безнең авыл шәһәрдән ерак урнашкан. Балаларның мәктәптән тыш вакытларын тулыландыру максатыннан, шул проектны булдырдык.
- Моның нәтиҗәсе булдымы соң? Балалар йөредеме?
- Рәхәтләнеп йөределәр, әти-әниләр дә бик рәхмәтле. Шушы вакыт эчендә атнага ике тапкыр музейга килеп әлеге клубта шөгыльләнделәр. Алар туку станогында матур-матур келәмнәр, сумкалар, паннолар ясадылар. Табигый балчыкны әвәләп нинди генә могҗизалар тудырмадылар, гончарный кругта эшләргә өйрәнделәр. Авылыбызда яшәүче 30 бала, аларның әти-әниләре өчен бик кирәкле проект булды бу. Чөнки балаларның буш вакытлары файдалы үтте, өстәвенә, халкыбызның гореф-гадәтләре, һөнәрчелеге белән таныштылар.
- Балалар белән ясаган кул эшләрен махсус хәрби операциядәге солдатларга да җибәргәнсез икән...
- Әйе, балчыктан да сувенирлар ясадык, иске тун калдыкларыннан чебурашкалар да тектек, хатлар яздык. Солдатлар моны бик яратып кабул итә, бу бит өй җылысын җибәргән кебек, чын күңелдән эшләнгән әйберләр.
- Музей гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашамы?
- Әйе, окоп шәмнәре ясап җибәрдек, олылар белән музейда җыелып токмачлар кистек. Без, СВОга багышлап, бинада махсус почмак булдырдык. Анда солдатларыбыз җибәргән фотолар да бар, батыр егетләребезнең фотоларын да урнаштырдык. Бу музей барлык сугыш ветераннарының, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм хәрби хезмәткә битараф булмаган кешеләрнең очрашу урыны.
- Ел дәвамында музейда тагын нинди эшләр алып барылды?
- Төрле мастер-класслар, кызыклы шәхесләр, әфган сугышы ветераннары белән очрашулар, викториналар, өстәл уеннары, хәрәкәтле уеннар, табигатькә чыгулар булды. Башка мәктәпләргә дә йөрдек, анда бит музейны күтәреп алып барып булмый. Шуңа укучылар өчен мастер-класслар, викториналар оештырдык. Без балаларның тарихка карата игътибарын арттырырга тырышабыз, чөнки, үткәнне аңламыйча, бүгенге вәзгыятьне кабул итеп булмый.
- Киләчәктә музейның эшчәнлеген үстерү буенча нинди планнарыгыз бар?
- Мин ничә ел инде ирем Айбулат Якупов башлап җибәргән эшне дәвам итәм. Бу проектның киләчәге бик мөһим. Бүгенге көндә төрле грант конкурсларында катнашу актуаль мәсьәлә булып тора. Без 3 тапкыр ТР министрлар кабинеты грантын оттык, иң яхшы мәдәният оешмасы буларак та бәйгедә җиңдек. Ә РФ Президенты грантын беренче тапкыр оттык. Хәзер Президент фонды грантының икенче конкурсы башланып китте. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулап, әллә нинди матур эшләр оештырырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев