Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Глобус» тукталышындагы җир асты кичүен кайчан ачачаклар?

Хәзерге вакытта анда капиталь ремонт бара.

"Глобус" тукталышындагы җир асты кичүен апрель аенда яптылар. Объектны капиталь ремонтлау өчен Вахитов проспектындагы юл катламын салдырдылар. "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Марат Анисимов эш барышын көн саен күзәтеп тора - социаль челтәрендә видеолар элә. Хәзерге вакытта анда гидроизоляция эшләре бара. 

"Ярыкларны ямап чыктык. Гидроизоляция тасмалары ябыштырдык. Җир асты юлын җылы саклаучы материаллар, мембраналар кулланып ясыйбыз. Эшләр тәмамлануга таба. Әкренләп штукатурка эшләрен башлыйбыз", - ди ул.  

Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрдә "Йорт төзүчеләр бульвары", "Райисполком", "Джумба" һәм "Гидротөзүчеләр урамы" тукталышларындагы җир асты юллары да тәртипкә китереләчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт