Гөлчәчәк Титова: “Хаҗга 20 пар носки алдым”
Узган юлы изге сәфәр кылганда аның үз-үзенә биргән сүзе булган.
“Шәһри Чаллы”ның “Җомга иртәсе” проекты алып баручысы, журналист, эшмәкәр Гөлчәчәк Титова Гомрә хаҗына китте. ТР Диния назәрәте оештырган сәфәргә ул Чаллыдан берүзе бара. Гөлчәчәк ханым сәфәр алдыннан кибеттән 20 пар носки алган.
“Сәдака итеп өләшермен дип торам. Чөнки хаҗда носкиның ни икәнен белмәүчеләр дә бар. Шул вакытта күңелемә салып кайдым: Аллаһы Тәгалә яңадан шушында килергә насыйп итсә, сәдакага носки алып килеп таратырмын дип. Менә хәзер алып барып өләшәчәкмен”, - дип уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев