Гөлдания Хәйруллина – Уфа телевидениесендә
Яңалыклар тасмасы

Гөлдания Хәйруллина – Уфа телевидениесендә

Җырчы үзе хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина милли-мәдәни чараларда актив катнашучы җырчыларның берсе. Күптән түгел генә ул Россия мөселманнары уздырган ифтарда чыгыш ясады. 

Шушы көннәрдә «Туган тел» каналында «Тәмле көрәш» тапшыруында булды.

«Тапшыруда  татлы (десерт)  рулет ясадым. Какка чикләвек, караҗимеш төрдем. Бу –  файдалы һәм тәмле ризык», – диде ул. 

Җырчы иҗади планнары белән дә уртаклашты.

«Җәй көне Г.Тукай исемендәге филармониядә, сентябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Рөстәм Хәйруллиның «Җиләкле җәй» китабын тәкъдир итү кичәләре оештырырга планлаштырабыз. Анда Рөстәм язган җырларны башкаручы популяр җырчылар катнашыр дип көтелә», – дип хәбәр итте ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Гөлдания Хәйруллина Лилия Хәйруллина «Туган тел» каналы «Җиләкле җәй»

Нет комментариев