Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлфирә Гайнетдинова: «Рус милләтеннән булса да, дус кызым бәйрәмгә махсус килде»

Вера Түбән Камадан пятачокка махсус килгән.

Гөлфирә Гайнетдинова һәм Вера Вершининаның «Шәһри Чаллы» кичләре. Үзебезнең «Пятачок»ка икенче тапкыр килүләре. Гөлфирә ханым Чаллыда яши, дусты Вера Түбән Камада. «Пятачок»ка дип махсус килдем. Беренче тапкыр быел май аенда үткәргән бәйрәмегездә булган идем. Үзем татарча аңламасам да, биредәге мохит бик ошады. Яшь чагымда Чаллы «Пятачок»ларында булганым юк иде анысы, әмма Түбән Камада шуңа охшаш чараларда күп йөрдек», – ди рус милләтеннән булган Вера ханым.

Гөлфирә апа исә яшьлек «Пятачок»ларын хәтерли. Чөнки гомере буе Чаллыда гомер иткән. 40 елдан артык 5нче шәһәр больницасында шәфкать туташы булып эшләгән. Хәзер аңа 72 яшь. Күптән түгел Башкортостанда яшәгән 96 яшьлек әнисен җирләгән. Соңгы биш елда үзенә дә әнисен карап Күмертау шәһәрендә яшәргә туры килгән.

«Инде хәзер «Шәһри Чаллы»ның бу бәйрәменә даими йөрербез. Вера да киләм дип тора», – ди Гөлфирә ханым. Әйтергә кирәк, алар Гөлфирә ханым белән әле алты ел элек кенә санаторийда танышканнар. Шул вакыт эчендә гомерлек дусларга әйләнгәннәр. 

Сүз уңаенда, «Шәһри Чаллы кичләре»ннән фотолар монда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эх Чаллы пятачоклары