Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Мөхәммәтдинова: «Балаларыбыз туган телдә сөйләшсен, Татарстан чәчәк атсын өчен тавыш бирдем»

«Шәһәрдәшләр республиканың киләчәгенә битараф булмасыннар иде», - ди ул.

Күпбалалы әни, кул эшләре остасы Гөлнара Мөхәммәтдинова сайлауларга бармый калмый. 

  • Мин өч ул үстерүче ана буларак, республикабыз, илебез язмышына битараф кала алмыйм. Бүген Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар. Мин тыныч тормыш, Татарстаныбызның чәчәк атуы, туган телебезнең, мәдәниятебезнең үсеше өчен эшләүче депутатлар өчен тавыш бирдем. Кыскасы, балаларыбызның якты киләчәге өчен гражданлык бурычымны үтәдем.  Аллаһка шөкер, улларыбыз татар телендә иркен сөйләшә, туган телебездә тәрбия бирә торган Г.Акыш исемендәге лицей-интернатта укый. Быел лицеебыз танымаслык итеп ремонтланды. Киләчәктә дә мондый үзгәрешләр күбрәк булсын иде, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз