Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Тимерҗанова: «Судьяны судка биргәч кенә җиңдек»

Популяр җырчы сигез елга сузылган катлаулы мәсьәләнең очына чыгуы белән уртаклашты.

Моңа кадәр Гөлнара Тимерҗанованың икенче ире белән нинди мөнәсәбәтләрдә аерылуы турында язган идек. Ир аның машинасын ломбардка «сдавать» иткән була. Әмма бурычын кайтара алмый.

«Ир булгач ышанасың бит инде. Әйдә, машинаңны бер айга ломбардка салып торыйк, дигәч ризалаштым. 2017 ел иде. Ике йөз мең алды ул аннан. Тик бер айдан да, аннан соң да бурычын кайтарырга ашыкмады. Өч ел буе ай саен процентларын үзем түләдем. Аннары пандемия башланып акча эшли алмый башлагач, туктарга туры килде. Барып сөйләшергә тырыштым. Ике йөз алып, алты йөз итеп түләгәнбез. Әйдәгез, шуның белән расчет ясыйк, дип карадым. Алар ризалашмады, билгеле. Тагын ике йөз китереп бирегез, шуннан птскагызны бирәбез, диләр. Мин әйтәм, юк инде иптәшләр, алай булмый, дидем. Судка бирдем. Биш ел буена сузылды ул. Миңа сигез миллион бурыч чутлап чыгарганнар. Имеш, процентлар, штрафлар. Нәтиҗәдә, болар машенниклар булып чыкты. Ул чакта закон алар якты булса, дөньялар үзгәреп, дөреслек безнең якка чыкты. Шулай гына җиңә алдык», –  ди җырчы. 

Тик тегеләр машина документларын кайтарырга ашыкмаган. Тагын елдан артык суд юлларын таптарга туры килә җырчыга. 

«Машинаны залогтан төшерсеннәр өчен шактый көч түгәргә туры килде. Җитмәсә, судья нишләптер гел каршылык тудырып торды. Әйтерсең, алар яклы. Моңа карата претензияләр язып, судларга ук барып җиттек. Инде, Аллаһның рәхмәте, югары судлар безнең хаклыкны аңлады, эшнең очына чыктык. Судьяны судка биреп булса да», – дип сөенече белән уртаклашты җырчы Гөлнара Тимерҗанова.

Искәртәбез, Гөлнара Тимерҗанованы ире кечкенә кызы белән 2019 калдырып китә. Ике ел ул гаиләсенә бер дә булышмый яши.

«Исән калырга, дигәндәй, тырышып яшәгән ул ике елны мәңге онытасым юк. Гаилә таркалмасын дип, читтә баласы туганда да кичерә килдем. Ул мине бурычлар белән, проблемалар белән, бернинди ярдәмсез калдырып чыгып китте. Бары 2021 елда гына алиментка бирә алдым», – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы Гөлнара Тимерҗанова