Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлназ Асаева белән Вилли: «Кусим! Гафу ит...»

Кичә, 23 октябрьдә, Казанда музыкант, аранжировкалар остасы Артур Кусимов белән хушлаштылар.

– Без дә Кусим белән хушлашырга бардык. Кеше бик күп килгән иде. Аны бар да бик яратты, хөрмәт итте. Кусим үзе дә һәркемгә хөрмәт белән карый иде, кешеләрне аңлый белде. Шунысы гына үкенечле: ул миңа шалтыратты, ә мин телефонны ала алмадым. Соңыннан үзем шалтыраттым, әмма инде ул алмады, – дип язган җырчы Вилли. 

 – Без Кусим белән 2017 елда таныштык, ә Вилдан белән ул соңрак аралаша башлады. Безнең икебез өчен дә бик авыр хәбәр бу... Нәрсә  әйтергә дә белгән юк! Артур бик талантлы музыкант, профессионал булды. Савыт-саба шалтыраса да, «шундый-шундый ноталар» дип әйтеп бирергә мөмкин иде. Зур дәрәҗәләргә ирешерлек һөнәр иясе иде ул. Гел позитивта булды, беркайчан да зарланмады. «Элвин Грей» лейблыннан куылгач кына аңа авыррак булды, депрессиягә бирелеп алды. Чөнки алар Радик белән иҗат юлларын бергә башлаган иделәр, – дип сөйләгән дусты турында Гөлназ Асаева. 

Артур Кусимовны бүген, 25 октябрьдә, туган авылы – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев