Гөлназ Закирова Мәскәүдә җиңү яулады
Ул анда татарча җыр башкарды.
9 майда Мәскәүдә "Гасырлар тавышы" ("Голос эпохи") Бөтенроссия патриотик җырлар бәйгесе узды.
Анда Чаллының "Болгар"бию театры артистлары Гөлназ Закирова белән Ольга Лахнова да катнашты.
Шәһәрдәшләребез дуэт белән русча башкардылар.
Гөлназ Закирова Мәскәүдә "Герман көен" дә җырлады.
"Бабамнар яраткан "Герман көен" куркып кына башкарган идем. Мәскәүдә татар җырын йотлыгып тыңладылар. Соңыннан жюри вәкилләре дә югары бәя бирде. Илебез башкаласында бу җырны татарча җырлавым, аны яратып кабул итүләре сөенеч булды", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлназ Закирова. Кызлар Мәскәүдә Чаллыны, "Болгар" бию театрын югары дәрәҗәдә таныттылар.
Гөлназ Закирова белән Ольга Лахнова дуэтына да, Гөлназның үзенә дә беренче урын бирелде.
Фотолар Гөлназ Закировадан алынды
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев