Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Голос» шоуында җиңгән Динә Гарипова әни булырга җыена

Динә шатлыклы мизгеле фотосын күрсәтте.

Яшел Үзәндә туып-үскән җырчы Динә Гарипова үзенең Инстаграмында матур фото куйган. Ул әни булырга әзерләнә. Фото астына «Яңа үзгәрешләр көткәндә. Барыгызны да гашыйклар көне белән» дип язган.

Динә үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Әлеге шатлыклы вакыйганы тамашачылары белән уртаклашырга булган.

Ул беренче каналда "Голос" шоуында җиңеп, дөньяга танылды. Бер миллион акча алды һәм Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Динә КФУның журналистика факультетын тәмамлаган.

 «Евровидение 2013» конкурсында катнашты, җырлар яза, фильмнарда төшә. Аның башкаруындагы «Ай, былбылым...»  татар халык җыры «Зөләйха күзләрен ача» сериалында яңгырады. Динәбез әни булу бәхетен дә кичерсен иде.

Фото җырчының аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу тамаша конкурс ана бала