Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлшат Нигъмәтуллина өй арестында булачак

Чаллы суды шундый карар кабул итте.

16 июльдә ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаны Чаллыда кара-каршы утыртып сөйләшүдән соң кулга алган иделәр. 

ТР Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлек хезмәткәрләре элеккеге җитәкчегә карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча (мошенниклык) һәм РФ Җинаять кодексының 286нчы маддәсе ( вазифаи вәкаләтләрен арттыру) буенча эш кузгатты. 

Якынча мәгълүматлар буенча Нигъмәтуллина 2020 елда ТР ЗАГС архивын цифрлаштырган өчен премия алган. Зыяннның күләме 11 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин. 

Бүген Чаллы судында Гөлшат Нигьмәтуллинага сак чарасын билгеләү буенча суд утырышы булды.

Анда ТР ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгын  5 сентябрьгә кадәр өй арестында җибәрү турында карар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклык Гөлшат Нигъмәтуллина