Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаева: «Шәһри Чаллы»га язылыйк, газетаны кешеләргә бүләк итик!»

«Учак» клубында ниләр булган?

«Энергетик» мәдәният сараенда «Учак» клубының чираттагы утырышы булды. «Учак» төрле өлкәләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан фидакарь ханымнарны берләштерә.

Бу юлы да әлеге кичә матур җырларга, шигырьләргә бай булды. Чаллының моңлы җырчылары Илсөяр Зарипова – моңлы җырларын, музыкант Рөстәм Фәттахов матур көйләр бүләк итте. «Шәһри Чаллы»ның пятачок йолдызы Фәнилә Салихова  гармунда уйнап җырлады. «Учак»ны оештыручы һәм кичәне алып баручы Гөлзада Рзаева белән бергә дуэт та башкардылар.

Гармунчы, җырчы, композитор Рубис Зариповның оныгы  - Оскар Барыев баянда уйнап, апа-әбиләрен рәхәтләндереп биетте.

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның әниләр турындагы шигырьләрен елый-елый тыңладык. Шәһәрдәшебез Кәүсәрия Ямалеева да үзенең шигырьләрен укыды. 

«Безнең очрашулар җырлап-биеп кенә үтми. Мин шәһәрдәшләрне игелекле гамәлләр кылырга өндим. Хәзер газета-журналларга язылу кампаниясе башлана. Чаллыда нәшер ителә торган бердәнбер татар газетасы «Шәһри Чаллы»га язылыйк, мохтаҗларга бүләк итик! Мин яздырган кешеләр, мәсәлән, «Шәһри Чаллы» килгән саен рәхмәт әйтәләр. Ә бер рәхмәт, мең бәладан коткара. 

Берничә ел элек Чаллының мактаулы гражданины Гөлсабира Хәкимова вафат булды. Ул – Чаллы мәдәнияте өчен зур өлеш керткән шәхес. Ул булмаса, хәзерге картиналар галереясы урынында кибет ачалар иде... Гөлсабира ханымның бер малае гына бар иде. Ул, моннан бик күп еллар элек, читкә киткәч, фаҗигале төстә үлде. Оныклары үзләре ярдәмгә мохтаҗ, әбиләренең каберенә таш куярга мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә шәһәр советы депутаты Альберт Петров кебек олы җанлы кешеләр ярдәме белән май аенда кабер ташы куярга планлаштырабыз. Гомер бик кыска, бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшик, җирдә матур эзләр калдырыйк», – диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 


Зөлфия ГАЛИМ
Фотолар/ «Энергетик» мәдәният сарае сайтыннан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Гөлзада Рзаева