Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаева китап чыгарган

«Әлеге китап сатылмый», – ди ул.

Чаллының легендар шәхесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаеваның китабы чыкты. Аның мөхәррире Сания Сафина. Китап «Голос города» дип исемләнгән, чөнки Гөлзада Рзаеваны Чаллыда һәм Татарстанда «Чаллының тавышы» дип йөртәләр.   

– Бу китап минем турында гына түгел. Анда минем Чаллы, күренекле шәхесләр, якташлык җәмгыятьләре турында чыгышларым, хәтирәләрем тупланган. Минем турында хезмәттәшләремнең истәлекләре дә урын алган. Ул башкарма комитетның мәдәният идарәсе, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов һәм Чаллы якташлык җәмгыяте җитәкчесе Альберт Петров ярдәмендә чыгарылды. Күпләр кайдан алырга була дип сорыйлар. Мин китапны сатмыйм, очрашуларда кешеләргә бушка таратачакмын, – диде Гөлзада Рзаева «Голос города» китабы турында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлзада Рзаева Легендар шәхес