Гөмбә җыйсаң – 9 ел төрмә
Кызыл китапта барлыгы 30 төрле гөмбә бар.
Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыйган өчен 9 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. "2023 елның 12 октябреннән Җинаять Кодексының Россиянең Кызыл китабына кертелгән гөмбәләрне юкка чыгарган яки зыян китергән өчен штрафлар турындагы маддәсе үз көченә керде. Әйтик, РФ Җинаять кодексының 260.1 маддәсендә Россиянең Кызыл китабындагы сирәк төрдәге гөмбәләрне законсыз нигездә җыйган, саткан һәм аңлы рәвештә юк иткән өчен җәза каралган.
«Җәза буларак штрафтан алып 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин", – ди Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев.
Кызыл китапта барлыгы 30 төрле гөмбә бар. Мәсәлән, бу Ерак Көнчыгышта үсә торган мацутаке рядовкасы.
«Әгәр элек Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне яки үсемлекләрне субъектлар чикләрендә җыйган өчен генә штраф сала торган булсалар, хәзер аларны транспортировкалаган һәм саклаган өчен дә штраф янарга мөмкин. Хәзер гөмбә җыярга барыр алдыннан төбәкнең Кызыл китабына кертелгән гөмбә төрләрен яхшы итеп өйрәнергә кирәк», - дип ассызыклады Соловьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев