"Гомумән без урмандагы кырмыска оясына тимибез"
Кукмара районы Тырыш авылыннан Рәмзия Фәйзуллина: "Кырмыска ояларын без туздырмадык, шуңа күрә алар бик күп һәм зур! Авылыбыз горурлыгы, кешеләредә кырмыска кебек Тырыш"
Россия рекордлар китабына теркәлгән кырмыска оясы урманында Кукмара районы Тырыш авылында урнашкан.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының һәм «Интертат» сайтының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Россиядә кырмыска оясының иң зур биеклеген — Россия рекордын теркәгән. Аның биеклеге — 220-235 см, диаметры 440 см. Шулай итеп, Россиядә иң зур кырмыска оясы Татарстанда урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев