Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гонконг гриппы саңгыраулата

Белгеч киңәше.

Гонконг гриппы Европа берлеге илләрендә 5–14 яшьтәге балалар арасында бигрәк тә тиз тарала. Бу хакта «РИА Новости» сәламәтлек саклау өлкәсендәге оешмалар мәгълүматларына таянып яза.

Европа берлегенә керүче илләрдә нәкъ менә А гриппы һәм шуның H3N2 штаммы өстенлек итә. Иң күп авыручылар — 5тән 14 яшькә кадәрге балалар икән.

Европа табиблары тагын шуңа игътибар иткән: Гонконг гриппы йоктыручыларның күпчелегендә вирусның яңа мутациясен («К» хәрефе белән тамгалана) тапканнар. Ә ул тагын да тизрәк тарала.

Табиблар сүзләренчә, Гонконг гриппы вакытында инфекция колак куышлыгында киң тарала, бу исә аның ялкынсынуына һәм вакытлыча ишетү сәләтен югалтуга китерә. Катлауланулар булганда, бу хәл берничә айга сузылырга мөмкин. Мондый очракта кичекмәстән ЛОР-табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип безгә табиб-инфекционист Елена Мескина сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: A (H3N2) штаммы (Гонконг гриппы) 1968 елда Азия илләрендә ачыкланган. Ул бөтен дөнья күләмендә «әйләнеп йөрүче» грипп вирусының төп төрләреннән берсенә әйләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек ОРВИ грипп