Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гошер сәдакасе бирер вакыт җитте: кемгә һәм күпме тапшырасы?

ТР Диния Нәзарәте тарафыннан гошер сәдакасы җыю һәм аны тарату кампаниясе үткәрелә.

21 сентябрь – Татарстанда Гошер көне – Татарстан Диния нәзарәте шул хакта телеграм-каналында хәбәр итте.

Гошер – ул сәдаканың махсус төре, мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның аерым бер өлешен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. 

 "Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез”, – ди. Ягъни ун чиләк бәрәңгенең бер чиләге булып чыга. Үзем су сиптем, үзем карап үстердем диючеләр дә очрый. Бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә кулында. Ул теләмәсә, су сибүеңә карап кына уңышың булмаска да мөмкин. Һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе – Аллаһының рәхмәте", - ди дин әһелләре.

Гошер сәдакасын бирергә теләүчеләр республикабыз шәһәр-районнарының үзәк мәчетләренә мөрәҗәгать итә ала. Биредә аларны җыеп мохтаҗларга тапшырачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев