Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Грант откан ТОС җитәкчеләрен бүләклиләр

Чара Казан ратушасында уза.

Бүген Казанда «ТР иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарәләре» конкурсында җиңүчеләрне котлыйлар. Чаллыдан 6 ТОС рәисе берешәр миллион сум грант отты. Алар «13нче комплекс», «Сосновый бор», «6нчы комплекс», «Солнечный», «14нче комплекс», «Прибрежный» иҗтимагый үзидарә рәисләре. Шулай ук 15 ТОС җитәкчесе  477 мең сумга ия булды. Алар «Цветочный», «39-й комплекс», «Оптимист 41», «Бумажник», «Лесной 42», «Яшьлек», «Центральный 16», «Суар», «Светлый», «Уютный», «Счастливый», «Квартал», «Энергия», «Мирный», «32 нче комплекс» ТОС рәисләре. 

«Күңелдә 1 млн сум отарбыз дигән өмет бар иде. Хәзер әлеге сумманы дөрес итеп кулланырга гына кирәк. 46 комплекста  футбол мәйданчыгыбыз бар. Ә менә спорт белән шөгыльләнү өчен тренажёрларыбыз юк. Шуңа күрә акчаны шуңа тотачакбыз», – диде «Солнечный» ТОС рәисе Наталья Удальцова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев