ГТО нормаларын тапшыручылар салым кайтара ала
Акча алу өчен нормаларны алтын, көмеш, бронза медальгә тапшырырга кирәк.
2025 елда ГТО нормаларын тапшырган өчен акчаны 2026нчы елда кайтарып була. Салымның күләме – 2340 сум. Түләүләр эш хакыннан салым түләүче төркем өчен генә каралган. Акчаны мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, эшләмәүчеләр кайтара алмаячак.
Хәзер ГТО тапшыруга теркәү Дәүләт хезмәтләре порталында башкарыла. “Физик культураны һәм спортны үстерү” дәүләт программасы Россия халкының тормышын яхшыртуга, спорт белән шөгыльләнү шартларын булдыруга юнәлтелгән.
ГТО өлкәсендә Татарстанда Ватанны саклаучы елы уңаеннан, аерым чаралар каралган. Мартта “Әти, әни, мин – спортив гаилә” бәйгесе узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев