Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Әхмәтованы кияүгә чакыралар

«Алар - шундый яшь егетләр», - ди җырчы.

Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова Казанда вакытында «ТМТВ» телеканалының «10 сорау» тапшыруында булган. Ул «ялгыз калудан курыкмыйсызмы?» дигән сорауга җавап биргән.

- Атнасына берәр кеше тәкъдим ясамаса, «зерә» узган гомер була инде. Алар – шундый яшь егетләр. «Улым, миңа 93 яшь бит инде», – дип җавап бирәм. «Улым, дип әйтмә миңа», – дип язалар. «Сезнең белән очрашырга иде. Мин өйләнмәгән, сез – миңа дигән кеше. Өйләнешик», – дип язалар. Алар мине белмиләр, алар Гүзәл Әхмәтованы сәхнәдә күрә һәм шуңа тәкъдим ясыйлар. Ә болай кеше буларак белмиләр бит.

Минем балам бар, мин үзем турында түгел, күбрәк аның турында уйлыйм. Миңа ошаган кеше очраса да, минем баламны яратуы, аңа карата җылы мөнәсәбәттә булуы кирәк. Шулай булса, уйлап карарга була, - ди җырчы.

intertat.tatar сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев