Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл һәм Илназ Бах гаиләсендә чираттагы сөенечле вакыйга

Гүзәл Идрисова хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл һәм Илназ Бах гаиләсендә яңа ел алдыннан сөенечле вакыйга булды.

ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессның милли шура рәисе Васил Шәйхразиев гаиләдәге бөтен кешегә гармун бүләк итте. Бу юкка гына түгел, Гүзәл Идрисова белән Илназ Бахның үрнәк һәм талантлы гаиләсе «Бәхетдин» ансамбле белән чыгыш ясап барлык милли чараларны бизи. Бу гаиләдә үсә торган егетләр: Камил, Рамил, Марсель дә талантлылар һәм бик тырышлар.

«Иҗатыбызны шулай бәяләгән өчен хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәт. Бу безне, аеруча улыбыз Камилне яңа үрләргә илһамландыра», – диде Гүзәл Идрисова. 

Фото Гүзәл Идрисовадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Идрисова Камил Бах Илназ Бах Бахлар Бәхетдин ансамбле Васил Шәйхразиев