Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Идрисова: «Икенче юлы «пятачок»ка улларыбыз белән киләбез»

«Шәһри Чаллы»дан «пятачок» ничек үтте?

Чаллыда "пятачок"лар сезоны старт алды. Җиңү паркы мәйданында бу елның беренче бәйрәм-тамашасы узды. Халык «пятачок»ларны сагынып килгән. Күк йөзен каплаган яңгыр болытлары да аларны куркытмады. «Җимерттереп биибез дә, кача ул», – диләр. Бәйрәм башланганчы ук сәхнә янында күңел ача башладылар. 

«Иң яхшы биючеләр Чаллыда икән», – ди Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ. Шәһәрдәшләр сәхнәгә үк чыгып биеделәр.

«Шәһри Чаллы» «пятачок»лары быел дүртенче ел уздырыла. Аның турында күрше район-шәһәрләрендә дә беләләр. Хәтта татар эстрадасы артистлары да кунакка теләп килә. Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ «пятачок»та тулы бер концерт куйды дисәң ялгыш булмас. Алай гына да түгел, икенче юлы уллары белән килергә вәгъдә иттеләр. Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дә: «Икенче юлы балдызлар җыры белән киләчәкмен», – диде. 

Ерак араларны якын итеп Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова Башкортстаннан ук килде. Бәйрәм өчен махсус күлмәк тектерткән. Репертуарында Хәния Фәрхинең җырлары да яңгырады. «Тавышы Хәниянекенә охшаш икән» диештеләр. 

«Пятачок»лар шәһәребез йолдызларыннан башка буламы соң? Сәрия Нәбиуллина, Фәнилә Салихова, Артур Салихов – алар бәйрәмнең бер бизәге. Халык сәхнәдән күзен дә алмады. Яңа җырлары, шаяртулары ни тора!

«Пятачок»ларны гадәттә майда башлый идек. Быел апрельдә үк уздырырга булдык. Кыш көне җыелган бөтен негативларны, авыруларны калдырып, талпынып-талпынып биеп кайтып китегез әле. Башка айларда җиңелрәк булыр, Аллаһ бирсә. Сезнең чын-чынлап күңел ачуыгызны телим, үзегезнең күңелегезне үзегез күрмәсәгез тагын кем күрә?! Рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Дусларыгыз белән аралашыгыз, биегез, җырлагыз. Проектыбызны шулай зурлап кабул итеп, бөтен дөньяга таратканыгыз өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә», – диде «Шәһри Чаллы» редакторы Резидә Юсупова.

«Пятачок»ларны яратып йөрибез. Берсен дә калдырган юк», – ди шәһәрдәш Валерий Валерьевич. Ул бу кичтә иң оста биючеләрнең берсе булып танылды. 

«Пятачок» турында тулы материалны «Шәһри Чаллы» – «Пятачок»тан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев