Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Идрисова: «Илназ белән пятачокта рәхәтләнеп чыгыш ясаячакбыз»

«Шәһри Чаллы» пятачоклар сезонын 24 апрельдә башлап җибәрә.

Анда Татарстанның атказанган артистлары Нурзадә, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Чаллыбызның моңлы җырчысы Сәрия Нәбиуллина, баянчы-җырчы Фәнилә Салихова, Уфадан Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова катнаша. Үзебез дә, җырчылар да бу чараны түземсезлек белән көтә.

Баянчы-җырчы Фәнилә Салихова: «Пятачокларны сагындым. Кыш буена халыкның минем гармунда уйнап җырлавыма биюе, кушылып җырлавы күз алдымнан китмәде. Мин тамашачының күзенә карап чыгыш ясарга яратам, миңа шулай рәхәт. Бу юлы бер яңа җыр, бер халык җыры әзерлим. Бу пятачконы Чаллы халкы гына түгел, Казанда да көтәләр. Миңа кайчанга Казанда пятачок уздырасыз дип еш язалар», – диде ул. 

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова: «Безгә паркларда, ачык киңлекләрдә халык белән күзгә-күз карашып чыгыш ясау ошый. Чаллыдагы  пятачокларны Илнур Гомәровның социаль челтәрләреннән күзәтеп бара идек. Халык яратып йөри аларга. Мин «Эврика» мәдәният үзәгенә эшләгәндә еш кына паркларда чыгыш ясый идек. Өлкән яшьтәге кешеләр мондый чараларны аеруча ярата. «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган яңартылган пятачокны да шәһәрдәшләр үз итеп өлгерде. Бу бик кирәкле проект. Анда күбесенчә өлкәннәр йөри. Алар яшьлекләрен искә төшерәләр. Яраткан җырчыларын якыннан күрәләр, фотоларга төшәләр. Сер түгел, концертларга билет бәясе кыйммәт. Күпләрнең моңа мөмкинлеге юк.  Алар пятачокка килеп, рәхәтләнеп ял итеп, бер-берсе белән очрашып, сөйләшеп җәйге кичләрне матур итеп үткәрәләр. Пятачок озын гомерле булсын. Без Илназ белән бу бәйрәмдә рәхәтләнеп чыгыш ясаячакбыз», – диде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев