Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Хабарова: «Мин табигый гүзәллек яклы»

Матурлык темасы һәрвакыт актуаль.

Чибәр булып калу өчен гүзәл затларыбыз бүген нинди генә чаралар кулланмый! Иреннәрен кабарталар, җыерчыкларын бетерәләр... Матурлык процедуралары тәкъдим итүчеләр дә хәзер бик күп. Араларыннан ышанычлысын ничек сайлап алырга? Табигый матурлыкны саклап калып буламы? Бу һәм башка сорауларга Чаллының «Ханум» косметология клиникасы җитәкчесе Гүзәл Хабарова җавап бирде.
– Матурлык турында сөйләшә башлар алдыннан сезгә игътибар итәсем килә. Косметология клиникасы җитәкчесе килә дигәч, мин аны бик каты бизәнгән, кабартылган иренле, ябыштырылган керфекле булыр дип күз алдына китергән идем. Ә сез бөтен стереотипларны челпәрәмә китердегез. Ничек шулай табигый матурлыкны саклап калып була микән?
– Бу, чыннан да, стереотип. Минем үз-үземә эчке ышанычым көчле. Мин, гомумән, косметика кулланырга яратмыйм. Үземне уңайсыз хис итәм. Ул мине картайта кебек. Мин табигый матурлык өчен. 
– Үзегез турында сөйләп үтегез әле. Сез кайсы яктан? Кайда укыдыгыз?
– Әнием – Актаныш, әтием Арча ягыннан. Мин медицина өлкәсендә укымадым. Белемем төзелеш белән бәйле. Йөк машиналары һәм махсус техника заводында җитәкче булып эшлим. Косметологиягә 3 ел элек килдем. Хатын-кызларга табигый матурлыкларын саклап калырга ярдәм итү идеясе белән яна башладым. Шулай итеп, «Ханум» косметология клиникасы ачтым.
– Сез берәр очрашуга, кунакка яки кинотеатрга барсагыз, хатын-кызларга карау белән аның кимчелекләрен күрәсездер. Моның җыерчыклары алынмаган, монысының кашы артык ясалган...
– Әлбәттә, кимчелекләре күренә. Кемнеңдернең – җыерчыклары, кемнеңдер пигмент таплары булырга мөмкин. Ләкин кеше йөзен тикшереп йөрергә яратмыйм. Үзенә бәреп тә әйтмим. Һәрбер хатын-кыз үзенчә матур. Без исә ул матурлыкны сакларга ярдәм итәбез һәм әз генә булган кимчелекләрен бетерәбез. 
– Бит тиресен хатын-кызлар кайчан карый башларга тиеш?
– Балачактан ук. Без балаларыбызны дөрес итеп юынырга, кояш кыздырганда SPF-кремнар кулланырга өйрәтәбез. Ә белгечләр ярдәмендә кайгырту 20-25 яшьләрдән башланырга тиеш. Битне чистартырга, дымландырырга, аннары табигый матурлыкны саклап калу өчен инъекцияләр тәкъдим итәбез. Безгә 40-50 яшьтән узганнар да килә. Ул чакта табигый матурлыкны саклап калуы авыррак. Шуңа күрә яшьтән үк кайгырта башларга кирәк.
– Сезгә ир-атлар да киләме?
– Әлбәттә. Аларның да матур буласылары килә. Күпчелек вакытта беренче процедурага тормыш иптәшләре җибәрә. Аннары нәтиҗәне күргәч, үзләре йөри башлыйлар. Иремне дә беренче тапкыр үзем алып килдем. Хәзер инде ул: «Миңа инъекция ясатырга вакыттыр», — дип үзе искә төшерә. Процедуралардан соң алар матурланып китәләр, сәламәт күренәләр. Бу исә эшчәнлекләренә уңай тәэсир итә. Ир-атлар шулай ук табиб күрсәтмәләре буенча да киләләр. Мәсәлән, чәч утыртканда, фолликулларны ныгыту өчен баш тиресенә инъекцияләр ясаталар.
– Хәзер яшьләр арасында ирен кабарту модада. Әмма кайбер хатын-кызларда ул тигез түгел, артык күпертелгән... Дөрес ясалмаган микән? Моңа ничек карыйсыз?
– Начар карыйм. Процедура ясатыр алдыннан тәҗрибәле табиб сайларга кирәк. Иң беренче аның белеменә игътибар итәргә кирәк. Ул югары медицина уку йортында косметолог һөнәрен үзләштергән булырга тиеш. Шулай ук аның нинди препаратлар куллануына да карарга кирәк. Сертификациясе, лицензиясе бармы? Аларның вакыты чыкмаганмы?
– Иреннәрнең артык кабартылганмы-юкмы икәнен ничек билгеләргә соң? Аның нормалары юк бит.
– Безнең иренебез безнең йөзебезгә туры килергә тиеш. Ул биттән аерылып торса, чамасыннан артык зурайтылган булып санала. Йөзебездәге барлык әгъзаларыбыз да үз урынында, үз размерында булырга тиеш. Без исә әз генә аларны яхшыртабыз, матурайтабыз, җыерчыкларны алып куябыз. Без табигый матурлык өчен.
– Әгәр дә сезгә чамасыннан артык укол ясарга сорасалар, аларга «киңәш итмим» дип әйтәсезме? Сезне тыңламаучылар бармы?
– Бар. Әмма без ясарга тырышмыйбыз, чөнки матур түгел. Аннары ул кеше арасына чыга. Менә шул клиникада ясаттым дип сөйли. Кеше карый да: «Мин аларга бармыйм», — ди.
– Уколларның зыяны бармы?
– Юк. Әгәр дә препарат сертификациясез булса, зыяны бар. Эчтә төерләр барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта препаратны кире чыгаралар.
– Операция юлы беләнме?
– Гадәттә махсус препарат белән. Шешләр нәтиҗәсендә авыртулар барлыкка килсә, операция дә таләп ителергә мөмкин. Шуңа күрә ышанычлы белгечләр эзләргә кирәк.
– Уколның нәтиҗәсе күпмегә җитә?
– Ботоксның нәтиҗәсе өч айдан алты айга кадәр сузыла. Ул кешенең нинди яшәү рәвеше алып баруына да бәйле. Мәсәлән, штанга күтәрүчеләргә тәэсире кыскарак. Минем ирем спортзалда шөгыльләнә. Аның тестостероны арту сәбәпле, ботоксны бераз бетерә. Шулай ук өстәмә препаратлар куллану-кулланмауга да бәйле. Әйтик, цинк ботоксның нәтиҗәсен озак тота. Филлерлар 6 айдан ел ярымга кадәр җитә.
– Укол эзләре калмыймы? 
– Юк, эзләре калмый. Бер-ике көннән бетә.
– Кайбер белгечләр бу процедураларны клиентның өенә дә килеп ясыйлар. Очсыз бәягә. Бу очракта ничек алданмаска?
– Очсыз – яхшы дигән сүз түгел. Табибның үз фатирында кабул итүе, препаратларның сертификаты булмавы, куллану вакыты чыгуы һәм белгечнең косметология буенча югары белем алу турында таныклыгы булмавы шик уятырга тиеш. Барысын да тикшерергә кирәк. Безнең йөзебез бер. Аны кайгыртырга кирәк. Төзәтә алмаслык хаталар ясамагыз.
– Сезнең клиникада хәләл стандартлар буенча эшлиләр. Ул нәрсәне аңлата?
– Бездә хәләл аппаратлар һәм препаратлар бар. Аппаратны Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән алып кайттык. «Дермадроп» дип атала. Ул тиребезне инъекция кертмичә, дымландырып матурлата. Кулланыла торган сывороткалар да хәләл стандарт буенча ясалган.
– Хәзер кышка кердек. Һава кисәк кенә салкынайтты. Тән тиресен тәрбияләү үзгәрәме?
– Гомуми киңәш бирә алмыйм. Һәрберебезнең тән тиребез үзенчә. Монда индивидуаль караш булырга тиеш. Иң беренче табиб белән киңәшләшергә кирәк. Шуны әйтер идем: кыш көне пигмент тапларын бетерү буенча процедуралар ясатырга була. Хәзер кояш юк. Шулай ук пилинглар, тирене дымландыру да кирәк. Фатирларыбызда җылыту приборлары тән тиресенә нык тәэсир итәләр.
– Спорт белән шөгыльләнеп, дөрес тукланып, витаминнар эчеп, мунчада үләннәр белән юынып, җыерчыкларсыз матур булып калып буламы?
– Ул барлык хатын-кызларның зур теләгедер. Ләкин алай гына була алмый шул, чөнки барыбыз да картаябыз. Тиребез картая. Табигый матурлыгыбызны саклап калу өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын искәртәсем килә: спорт белән шөгыльләнеп яшәгәндә тәнебез препаратларны тизрәк сеңдерә.
– Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан бәлки теләгегез бардыр?
– Матур, сау-сәламәт булыгыз.
Әңгәмәдәш – Лилия Хәбибҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык