Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Хәсәнова: «Дәрес үткәргәндә балалар белән туганлашып беттек»

«Ел укытучысы-2024» республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган укытучы белән әңгәмә.

Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның татар теле укытучысы Гүзәл Хәсәнова «Ел укытучысы-2024» республика бәйгесендә җиңде. Шул уңайдан аның белән очрашып әңгәмә кордык. 

– Гүзәл ханым, үзегез белән таныштырып үтегез әле.
– Мин – Менделеевск районы Бәзәкә авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллы Дәүләт Педагогия институтының филология факультетына татар бүлегенә укырга кердем. Диплом алгач, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатка эшкә килдем. Бүгенге көндә 6-7, 10-11нче сыйныфларда татар теле укытам. Мин 6нчы сыйныф җитәкчесе дә. Балаларымны бик яратам, алар белән эшләү ошый. Укучыларым белән шәһәр, республика чараларында актив катнашабыз. Җиңәбез. Дүрт тапкыр «Шаян-ТВ» тапшыруына төштек. 

– «Ел укытучысы» бәйгесендә үзегез теләп катнаштыгызмы?
– Мин бу бәйгене күптәннән күзәттем. Үземдә дә анда катнашу теләге туды. Быел тәвәккәлләп катнашырга булдым һәм моны директорыбыз Фирдүсә Әюповага җиткердем. Ул хуплады. Команда тупладык һәм узган елның октябреннән әзерләнә башладык. Шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе, методик үзәк ярдәм итте. Башта зона этабында җиңдем, аннары республика бәйгесенә чыктым. Анда чыккач, бөтен шәһәр ярдәм итте. 

– Бәйгедә ничә кеше катнашты? Нинди биремнәр үтәдегез?
– Анда Россия һәм Татарстаннан 20дән артык укытучы катнашты. Бер атна Казанда яшәп әзерләндек. Беренче этапта методик семинар, дәрес үткәрдек. Икенче этапка 12 укытучы чыкты. 

– Дәресне Казан балалары белән үткәрү авыр булмадымы?
– «Адымнар» полилингваль гимназиясенең ике тапкыр гына күрешкән 3нче сыйныф укучылары белән үткәрдем. Алар милли җанлы, татар телен ярата торган ачык, ягымлы балалар булды. Каушау да, киеренкелек тә юк. Ике дәрес буе гаиләләре, тормышлары турында сөйләштек. Туганлашып беттек. 

– Сез бәйгенең җиңүчесе булдыгыз. Мондый чаралар укытучыга нәрсә бирә?
– Мин «Ел укытучысы – 2024» бәйгесендә «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңдем. Мондый бәйгеләр укытучыларга һөнәри яктан үсү мөмкинлеге бирә. Сине төрле яклап әзерлиләр, үзең дә көндәшләреңнән нидер аласың. Мондый чараларда үзеңне сәхнәдә тотарга өйрәнәсең, ышаныч арта, яңа дуслар табасың, нәрсәгә сәләтле икәнеңне беләсең. Без конкурста катнашкан кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз, ярдәмләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. «Ел укытучысы» бәйгесендә алган белемнәребезне уртаклашу өчен Чаллыда методик семинар уздырырга да планлаштырабыз.

– Җиңүчеләргә нәрсә бүләк иттеләр?
– Чәчәк, диплом, Чаллының мәгариф идарәсеннән һәм иганәчеләрдән акчалата премия. 

– Бүгенге вәзгыятьтә татар телен саклап калып буламы?
– Бала тугач та, һәр этапта аны милли гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләргә, туган телдә сөйләшергә кирәк. Әти-әниләр туган телдә аралашырга, баланың сүз байлыгын арттырырга тиеш. Әти-әни, тәрбияче, укытучы – барысы да ватанпәрвар булса, бала үсешкә ирешә. Башлангыч сыйныфта ата-аналар татар телен ныклап өйрәтергә тиеш. Г.Акыш исемендәге лицей-интернатта дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә, без балаларга белем һәм тәрбия бирүдә ата-аналар белән тыгыз эшлибез, бездә бу процесс өзлексез туган телебездә бара. 

– Лицей-интернатта татар телендә бик күп чаралар уза. Берничәсе турында сөйләгез әле. 
– «Җомга кунагы» проектына язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, артист Чулпан Арсланова кебек Чаллының һәм республиканың күренекле шәхесләрен чакырабыз. «Әдәби сәгать» проектын да укучыларыбыз ярата. Икенче ел рәттән 5-8 сыйныф укучылары арасында «Татар кызы» бәйгесе үткәрәбез. Кыскасы, лицей-интернатта тормыш кайнап тора. Форсаттан файдаланып, 5нче сыйныфка укучыларны үзебезгә укырга чакырам.

 – Үзегезнең балаларыгыз татарча сөйләшәме?
– Кызым Зәйнәп быел беренче сыйныфка укырга керә, Кәрим балалар бакчасына йөри. Без өйдә фәкать татар телендә генә сөйләшәбез, балаларыбыз шуңа татар телен яхшы белә, туган тел бәйгеләрендә актив катнашалар. 

Фото Гүзәл Хәсәновадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев