Гырлаудан котылып буламы?
Оториноларинголог Дмитрий Ананин җавап бирде.
Социаль челтәрләрдә безгә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Комментарийлардан күренгәнчә, бу мәсьәлә бик күпләрне борчый икән. «Хастаханәдә ятканда гырлап та карады берәү. Чыдый алмагач еладым. Йоклап булмый. Кан басымы күтәрелде. Коронография ясауны икенче көнгә күчерделәр. 10 көндә ябыгып, авыруга сабышып кайттым», – дип язды безгә Флера Харисова.
Тагын бер шәһәрдәшебез Гөлчәчәк Хәйретдинова февраль аенда 1/09 неврология бүлегендә дәвалануы турында язган. «Палатада берсе чыга икенчесе керә торды, төн буе гырлаучылар булды. Аннан мине БСМПның нейрохирургия бүлегенә күчерделәр, ә анда инде төн буе да йокламый чыккан төннәр булды. Ул гырлауны дәвалап булмый микәнни соң?» – дигән ул.
Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, без Чаллының 5нче хастаханәсе оториноларингология бүлеге мөдире Дмитрий Ананинга мөрәҗәгать иттек.
«Без табиб отоларингологлар гырлауны (храп) дәваламыйбыз. Шулай да безгә еш кына борын аша сулау бозылганда мөрәҗәгать итәләр. Гадәттә, бу очракта йоткылык, тамакта да үзгәрешләр барлыкка килә – әйтик, хроник тонзиллит вакытында аңкаудагы миндалиналар шешә, йомшак аңкау – кече телнең шешүе дә ихтимал», – диде табиб.
– Борынның сөяк бүлгесе кәкрәйгән (искривление носовой перегородки) очракта да кеше гырлыймы?
– Әйе. Бу проблемадан тыш полиплар, вазомотор ринитлар аркасында да пациентлар гырларга мөмкин. Бу диагнозлар вакытында гадәттә, операция гына ярдәм итә. Сөякне турайткач, дәвалагач, гадәттә гырлау кими. Тик шуны онытмаска кирәк – гырлау берьюлы берничә фактор нәтиҗәсендә күзәтелә. Бу – нәселдәнлек, организм үзенчәлекләре дә булырга мөмкин.
Кешедә борын сулышы белән проблемалар күзәтелмәсә, гырлау белән махсус белгеч, сомнологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул йокыны тикшерә, йокы вакытында баш миенең эшчәнлеген яздырып ала (сомнография), тын юллары кысылуы, йокы вакытында сулыш тукталуы булу-булмавын ачыклый, аннары дәвалау билгели.
Фото freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев