“Халык контроле” яңара
Ел ахырына кадәр "Халык контроле" системасына кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Аерым алганда, системага "Экстремизм", "Дини һәм милли җирлектә низаглар", шулай ук "Коррупция проблемасы" кебек яңа категорияләр кертеләчәк. "Халык контроле" системасына экстремизм һәм коррупциягә багышланган яңа категорияләр коррупция юнәлеше булган бүлекләргә өстәләчәк. Алар арасында балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиника, хастаханәләр, элемтә, ТКХ, уңай...
Ел ахырына кадәр "Халык контроле" системасына кайбер үзгәрешләр кертеләчәк.
Аерым алганда, системага "Экстремизм", "Дини һәм милли җирлектә низаглар", шулай ук "Коррупция проблемасы" кебек яңа категорияләр кертеләчәк.
"Халык контроле" системасына экстремизм һәм коррупциягә багышланган яңа категорияләр коррупция юнәлеше булган бүлекләргә өстәләчәк. Алар арасында балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиника, хастаханәләр, элемтә, ТКХ, уңай мохит һәм чүплекләр бар. Бу бүлекләргә коррупцион юнәлештәге сәхифә кертеләчәк, анда гражданнар бу өлкәләрдә коррупция фактлары турында хәбәр итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев