Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Һәр көнне игелекле эш» девизы белән яшиләр

Чаллы кул осталары хәрбиләргә ярдәм итә.

Яңа шәһәрнең «6нчы комплекс» территориаль иҗтимагый советы үзенең эшчәнлеген «Һәр көнне игелекле эш» дигән девиз белән алып бара. 2022 елның октябрь аенда биредә «Рукодельница» түгәрәге оештырып җибәргәннәр. Җеп сатып алганнар. 12 кеше махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә носкилар бәйли. «Фронт өчен бәйлибез», «Безнең йөрәкләрнең җылысы» акциясендә катнаштык. Бу эш дәвам итә. Фронтка һәм госпитальгә 100 пардан артык җылы носки җибәрдек. Актив шәһәрдәшләр маскировка челтәре үрделәр. Солдатларыбызга кирәк-яраклар җыйдык, мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм итәбез. Игелекле эшләрдә Надежда Азовскова, Әлфия Фазуллина, Людмила Кияс, Галина Скачкова, Надежда Дугина актив катнашты. «Күршеләр үзәге» 6нчы комплекста гуманитар ярдәм җыю үзәгенә әйләнде», – ди территориаль иҗтимагый үзәк рәисе Наталья Гордиенко. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ