Һәр хатын-кыз йолдыз булсын иде»
Чаллы дизайнеры Лилия Абдуллина үз брендына 2 ел тулуын билгеләп үтте.
Әлеге уңайдан оештырылган чарада кунаклар аның җәйге һәм кышкы коллекциясе белән танышты. Шунысы үзенчәлекле, Лилия ханым модель итеп төрле яшьтәге һәм төрле буй-сынлы туташ- ханымнарны чакырган. Ә иң кызыгы – алар һәркайсы автор күлмәкләре белән ничек итеп танышуын да сөйләде.
– Кызымның никахы иде. Күлмәк эзлим. Затлы да, матур да булсын дигәндәй... Мине күрүгә Лилия ханым: «Сезгә менә шушысы килешә», – дип киңәш бирде. Чыннан да, ул миңа дип тегелгән сыман иде. Никахка гына түгел, соңыннан Изге Болгар җирләренә сәяхәткә дә киеп бардым, – дип сөйли Резидә ханым. Үзе кошчылык фабрикасында эшли икән. Ә бүген ул – модель, яшькелт тукымага алсу чәчәкләр төшкән күлмәген киеп, татар көйләренә нәфис атлап, тамашачылар игътибарын яулый.
Энҗе тукымага алсу чәчкәләр төшкән күлмәкле Альзана туташ исә үзе дә дизайнер булырга хыяллана. Ул бу чарада катнашучы хатын-кызларны көйне тоеп, көяз атларга, гәүдәне төз тотарга, кыскасы, чын модель булырга өйрәткән.
Алсу ханымның да Лилия Абдуллина белән танышуы бик кызыклы:
– Кызлар белән тыныч кына кафеда чәй эчеп утыра идек, бер ханым яныбызга килеп безнең белән аралашырга тотынды. Ул безгә сәгать ярым диярлек күлмәк кияргә кирәклеген сөйләде. Без чалбардан, футболкалардан идек шул, ә ул үзе – озын итәкле күлмәктән. Бер атнадан Лилия ханымның иҗат җимешләрен карарга килдек. Гаҗәеп кеше инде ул – вакытын кызганмыйча безгә бөртекләп аңлатты, сайлашты, көлешә-көлешә шундый рәхәт итеп киендек, – дип сөйләде зөбәрҗәт-яшел төстәге күлмәкле шәһәрдәшебез. Ул бу образдан үзен төрек сериалларындагы солтан хатыны итеп хис итә икән.
Сүз уңаеннан, Лилия ханым кием төсенең кешегә йогынтысы барын дә әйтте. Мисал өчен, актан киенгән хатын-кызның уй-теләкләре җиңелрәк тормышка аша икән.
Чарада катнашучы Гөлшат ханым да Лилия Абдуллина белән танышканнан соң, тормышындагы гаҗәеп үзгәрешләр хакында сөйләде:
– Өстемдәге алсу төстәге костюмны алганда минем авырлыгым 82 кг иде. Хәзер – 62 кг. Ничек шулай килеп чыккандыр, үзем дә шаккатам. Тик бу киемнән минем теләгем чынга ашты. Бик яратып киям, кигән саен һаман да комплиментлар ишетәм. Шундый рәхәт, – ди ул елмаеп.
– Күлмәк кигән һәр хатын-кыз үзен йолдыз, бар дөнья сокланырлык гүзәл итеп тойсын иде, – ди дизайнер. Аның фикеренчә, җәмгыятебездәге, гаиләләрдәге проблемаларны киметер өчен хатын-кызга үз асылына кайтырга кирәк. Күлмәк кию – моның бер юлы. Чөнки табигатенә хас киемнән йөргән гүзәл затлар үзләрен бәхетле тоялар.
Бәйрәмдә катнашкан Лилия ханымның кызы Сәбилә дә – озын итәкле күлмәктән һәм кроссовклардан. Шулай да килешә икән! Ул сәхнәдән әнисе белән горурлануын белдерде.
– Иҗатыңны балаларың тануы бик мөһим икән. Кызым миңа моңарчы: «Син төсләр белән уйныйсың, ә без – яшьләр күбрәк кара төсне яратабыз», – дип әйтә иде. Казанда укый, бу юлы кайткач: «Әнием, син башкалардан алда барасың икән бит!» – диде. – Чыннан да, ачык төсләр модага кереп кенә бара, – дип уртаклашты дизайнер.
Җырчы шәһәрдәшебез Фәридә Сәхәбиева да тамашачыларга яңа яктан – модель буларак ачылды. Ул авторның гаҗәеп нәфис, челтәрле образында иде. Фәридә ханым Лилия Абдуллина белән очраклы гына танышкан. Аралаша башлагач ерак туганлыкларын да ачыклаганнар.
Дизайнерның шатлыгын уртаклашырга якташлары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм аның иҗаты белән кызыксынучылар килгән иде.
2 эл эчендә шәһәрдәшебез 457 төр күлмәк иҗат иткән, киләчәктә аларның саны бер меңгә җитәчәк. Бары тик табигый тукымалар – җитен, ефәк, киҗемамык, йон кулланыла. Якын планда – пайеткалар белән бизәлгән затлы образлар тәкъдим итү. Алып баручы ярым шаярып, киләчәктә нинди төбәкләрне яулап алырга ниятләвен сорады. Лилия Абдуллина да шаярып: «Шанхай», – дип җавап бирде. Тик шаяру гына микән бу?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев