Һава торышы нинди булачак?
Яңалыклар тасмасы

Һава торышы нинди булачак?

Бүген салкынча, яңгырлы.

Синоптиклар  хәбәр итүенчә, хәзер республика территориясендә һава температурасы нормадан 2-3 градуска калыша.

Антициклон нәтиҗәсендә, атна башында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Дүшәмбе һәм сишәмбе +14...+18, чәршәмбе +20 градуска кадәр җылытачак. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 28 августта урыны белән көчле җил булуы хакында кисәтә. Аның тизлеге 21 м/с җитәргә мөмкин. 


Бүген Чаллыда 9-12 градус җылы, яңгыр ява. 

Августның соңгы көнендә  +21 градус җылы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. 

Сәрия Гарипова фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы синоптиклар

Нет комментариев