Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Һиндстанда яшәүче Эльвира: «Үземне зоопарктагы кебек хис иттем»

Апас кызы 2009 елда чит ил кешесенә кияүгә чыгып, күченеп китә.

2013 елда Эльвира ире белән Делига оча. Пуруның әти-әнисе беренче тапкыр татар киленен күрәләр. Кайнана белән кайнатасы киленнәрен үз итә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә хөрмәт белән карый.

«Авылга кайтып кергәч, якын-тирәдән барысы да мине карарга җыелды. Кыяфәтем белән аерылып торам бит, аларга кызык. Миңа шундый уңайсыз иде, үземне зоопарктагы кебек хис иттем. Һиндстанга беренче тапкыр аяк баскач, андагы халыкның күплеге, ыгы-зыгы, тавыш шаккатырды», – ди Эльвира.

Һиндстан ризыклары майлы һәм ачы булулары белән аерылып тора. Анда күпчелек икенче ашлар әзерлиләр, ипи урынына җәймә пешерәләр (безнеңчә кыстыбый камыры кебек, су һәм оннан гына, коры табада пешерәләр). Эльвира исә беренче мәлдә Россиядәге ризыкларны пешерә. Якыннарын борщ, варенниклар, коймаклар, тәбикмәкләр белән сыйлый. Әмма безнең ризык барысының да күңеленә хуш килми. Аеруча борщны кайнатасы гына ашый. «Кайнатам яңа ризыклардан авыз итәргә ярата, шуңа мин пешергән ризыкларны яратып ашады, ә башкалар күңеленә юлны икенче юллар белән эзләргә туры килде», – ди әңгәмәдәшем.

Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев