Иң гүзәл ханымнар, иң батыр ир
Моннан 20 ел элек "Казан Кремле" музей тыюлыгы генераль директоры, "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Зилә Вәлиева тәкъдиме белән "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" республика бәйгесе барлыкка килгән иде. Аның максаты - төрле тармакларда уңышлы эшләп, бар яктан да күпләргә үрнәк гүзәл затларбызны һәм җәмгыятебезнең, гаиләнең терәге булган чын ир-егетләрне сайлап...
Моннан 20 ел элек "Казан Кремле" музей тыюлыгы генераль директоры, "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Зилә Вәлиева тәкъдиме белән "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" республика бәйгесе барлыкка килгән иде. Аның максаты - төрле тармакларда уңышлы эшләп, бар яктан да күпләргә үрнәк гүзәл затларбызны һәм җәмгыятебезнең, гаиләнең терәге булган чын ир-егетләрне сайлап алып, аларны хөрмәтләп киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Еллар узса да, бәйге үзенең максатына тугры кала. "Энергетик" мәдәният сараенда быелгы бәйгенең зона ярышлары шуның ачык мисалы булды. Анда 14 хатын-кыз һәм бер ир егет катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бәйгедә катнашучыларга үзенең хәер-фатихасы бирде. "Әлеге чарада катнашырга җөръәт иткәнегез, кыюлыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйгедә генә түгел, тормышыгызда, эшегездә, гаиләләрегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын. Сезгә гаилә, ана һәм әби булу бәхете, сәламәтлек телим. Сез - шәһәребезнең иң матур хатын-кызлары", - диде ул. Чыннан да сәхнә тутырып басып торган хатын-кызлар матур чәчәкләрдән торган гөлләмәне хәтерләтте. Аларны саклап урталарында бердәнбер ир-егет, мохтаҗларга даими ярдәм итүче Ленар Зарипов торды. Ул - "Сетевая компания" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, шәһәр советы депутаты.
Хатын-кызлар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышларның һәрберсе үзенчәлекле булды. Араларында профессиональ югарлыктагылары да шактый иде. Мәсәлән, 5нче шәһәр хастаханәсенең бүлек мәдире, табиб-физиотреапевт Фәния Басыйрова хезмәттәшләре белән бергә, кыска һәм оста итеп үзен күрсәтте. Бу ханым "Татарстанның атказанган табибы", "Россиянең иң яхшы табибы" бәйгесендә җиңгән, бик күп мәртәбәле исемнәргә лаек булган. Әмма ул үзенә ярдәм сорап килгән кешеләргә сәламәтлеген ныгытырга булыша алуын иң кыйммәтле бүләккә саный. 5 яшьлек малай пешеп, йөри алмаслык хәлдә Фәния ханым җитәкләгән бүлеккә эләккән. Аллаһының рәхмәте, табибларның ярдәме белән бала биредә бер ай дәваланганнан соң аякка баскан. Физиотерапея патшабикәсе Фәния Абдулла кызының хезмәт юлында мондый мисаллар күп булган. Ул 66 яшьтә дә кешеләр өчен кирәкле булуына шатланып туя алмый. Төп эшеннән тыш, яшьләрне дә укыта әле ул. Шәкертләре сәхнәдә: "Сездән үрнәк алырга ант итәбез" - диделәр. Безнең теләк: Фәния ханым кебек олы җанлы, ак халатлы фәрештәләр күбрәк булсын иде.
114 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Нәҗметдинова татар телендә чыгыш ясавы белән хөрмәткә лаек. Аның балалары да матур итеп татарча сөйләшәләр, рәхәтләнеп бииләр. "Миңа татар теленең югалмавы, буыннар арасындагы элемтәләрнең өзелмәве, нәниләрнең туган телебездә сөйләшүе мөһим һәм кадерле", - ди тәрбияче. Афәрин, Рушания ханым сезнең кебек фидакарьләр булганда татар теле яшәр әле.
2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова белән 37\03 йорты рәисе Гүзәлия Вилданованың татарча чыгыш ясавы да мактаулы гамәл. Шәһәребездәге бер генә мәдәни чара да Назыймә Закирова белән аның ире Әхәт абыйдан башка үтми. Бәйгенең конкурсанты бу юлы композитор Ринат Гобәйдуллинның шагыйрь Мирхади Разов шигыренә язылган үлемсез "Чаллы сириннәре" көенә вальс биеделәр. 7нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Тарханова бик күп матур җырлар авторы. Аның чыгышы югары профессиональ дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды.
11 бала тәрбияләүче Екатерина Орлова һәм 8 баласы белән өендә симфоник оркестр оештырган Надирә Авлаярованың чыгышы да көчле алкышларга күмелде.
Бәйгедә катнашкан бердәнбер ир Ленар Зарипов татар һәм урыс телләрендә чыгыш ясады. Видеороликта аның төрле яклап эшчәнлеге чагылыш тапты. Булдыклы җитәкче булуы өстенә, ул социаль учреждениеләргә, өлкәннәргә, ятимнәргә, әдәбият-сәнгать әһелләренә даими ярдәм итә.
Бәйгедә катнашучыларның калганнары да үз эшләренең осталары, гаиләләрендә үрнәк затлар. Аларның һәрберсе үзен җиңүгә лаек дип санагандыр. Әмма соңгы сүзне ТР профсоюзлар комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Пузакова җитәкчелегендәге жюри әйтте. Шулай итеп Казанга, финал ярышына, бару хокукына түбәндәге шәһәрдәшләр ия булды: Гөлкәй Бустрякова - "Хатын-кыз эшмәкәр"; Фәния Басыйрова - "Минем язмыш - минем һөнәр"; Гүзәл Красноперова "Хатын-кыз - ел үрнәге"; Фирдүсә Әюпова белән Тәнзилә Егорова "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе"; Лилия Тарханова - "Хатын-кыз -мәдәният хезмәткәре"; Надирә Авлаярова белән Екатерина Орлова "Хатын-кыз - ана"; Вера Захарова белән Нәзыймә Закирова " Өченче яшьтәгеләр герое"; Ленар Зарипов "Ир-егет-лидер".
Бәйге бер сулышта, оешкан төстә үтте. Әлеге чарада гүзәллек һәм мәдәният тантана итте. Бәйрәмне "Сәйлән", "Болгар" бию ансамбльләре, "Ритм" бию студиясе, Татарстанның атказанган артистлары - Лилия Букеева, Равил Галиев, җырчылар - Нияз Хаматшин, Илнур Гомәров, Инзилә Сәлимова үзләренең чыгышлары белән бизәделәр.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев