Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү көне уңаеннан шәһәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов сугыш ветераннары Александр Егоров, Павел Быстров, Вафирә Вәлитовага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Александр Егоров Алабуга районының Әнзиркә авылында туган. 1944 елда Кызыл Армия сафларына чакырылгач, аны Мурманск шәһәренең Төнъяк флотына җибәрәләр. Сугыштан соң ул Мурманск тегү фабрикасында слесарь булып эшли. 1955 елда Свердловск шәһәренә күчеп китә. Анда ул пенсиягә кадәр инженер булып эшли.

Павел Быстров Түбән Кама районының Югары Үрәтмә авылында туган. 1942 елда ул фронтка алына. Ростов өлкәсендә хезмәт иткәндә яралана һәм Армения госпиталенә җибәрелә.

1944 елда Севастополь астында яңадан яралана, дәвалангач, радистлар курсларын уза һәм элемтә батальонына күчерелә. Бу бүлекчә белән ул Берлинга кадәр барып җитә. 1947 елда демобилизацияләнеп Әлмәткә кайта. Пенсиягә кадәр нефть өлкәсендә эшли.

Вафирә Вәлитова Яшел Үзән районының Акъегет авылында туган. 14 яшь булганда, гаиләсе белән Выборг шәһәренә китә. Сугыш башлангач аларны Ленинградка җибәрәләр. Блокада вакытында әтисе, әнисе, энесе үлеп китә. Аннан соң аны Краснодар якларына җибәрәләр. Сугыш ахырында аңа туган ягына кайтырга насыйп була. Үз авылында пенсиягә кадәр колхозда эшли.

Ул 8 бала әнисе, аның 10 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Фото nabchelny.ru cайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев