Ягулык бәяләре кесәне «яндыра»
Ягулык салу станцияләрендә бәяләр көн саен диярлек үзгәреп тора
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 6 октябрьдә АИ-92 маркалы бензинның литры 57,63 сум торса, 13 октябрьгә 59,24 сумга күтәрелгән. АИ-95ленең литры 62,13 сумнан 63,18 сумга кадәр арткан. Дизель ягулыгы 68,02 сумга җиткән. Бу атнада әлеге саннар тагы да югары үрмәләде.
Без дә Чаллының берничә ягулык салу станциясендә булып, бәяләрне тикшереп чыгарга булдык. Кайбер АЗСларда АИ-92 маркалы бензин бәясе 68,99 сумга кадәр күтәрелгән. Берничә урында гына 60 сумнан түбәнрәкләре дә бар. АИ-95нең иң кыйммәт дигәне – 71,99 сум, иң очсызы – 63,14 сум.
Бензин белән бәйле вәзгыятьне шәһәрдәшләр дә сизгән.
Алена:
– Мин һәрвакыттагыча 1000-1500 сумга бензин салам. Аерым станцияләрне карап тормыйм, кайсы туры килә, шунда керәм. Бәяләренә дә әллә ни игътибар итмим, инде ничә ел шулай, машинам йөрсен генә. Әйе, бәяләр арта дип сөйлиләр, әмма нишлисең инде, җәяү йөреп булмый.
Рәфыйк:
– Бәяләр күзгә ташланып тора инде, аны да күрмәскә... Алай аерым эзләп йөрмәсәм дә, аерма зур. Җомга көнне бер заправкада 58 сум тирәсе иде. Бүген «Ирбис»ка кердем, монда литры 70 сумга якын. Аерма 10 сум тирәсе.
Артур:
– Бензин белән бәйле проблемаларны ишетеп беләм. Интернеттан ягулыкка нәрсәдер кушалар дип укыдым, кайберләренең машиналары да ватылган икән. 3 млн сумлык машинаны бензин салып ватасы килми, әлбәттә. Танышлар белән гел сөйләшеп торабыз, кайда начар икәнен ишетсәк, бер-беребезгә әйтәбез. Бәясеннән бигрәк, сыйфаты мөһимрәк.
Татарстанда бензин бәясе биржада ягулык бәясе артуга бәйле (нефть эшкәртү заводында планлы һәм планнан тыш туктап торулар, эшкәртү күләмнәрен киметү, чыгымнар арту сәбәпле). Нефть эшкәртү заводларында хәлләр җайлангач, бәяләр дә тотрыклы булыр дип фаразлый белгечләр.
Бензинның сыйфаты буенча да имеш-мимешләр таралды. Әлеге мәгълүматны тикшерү өчен «Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе» дәүләт учреждениесенә шалтыраттык. Идарә җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров зарланулар гадәттәгечә дип аңлатты:
«Әгәр дөрестән дә андый проблема бар икән, безнең идарәгә шалтыратсыннар. Без бары тик зарланулар нигезендә генә тикшерү уздыра алабыз. Ягулык станцияләреннән бензин үрнәкләрен алып үзебезнең лабораториядә тикшерәбез. Сыйфатның барлык күрсәткечләрен карыйбыз. Ел дәвамында якынча мең ярым үрнәк алабыз. Октябрь азагында сыйфат тикшерү айлыгы узачак. Узган еллар буенча ГОСТ таләпләренә туры килмәү 2-3 процент тәшкил итте. Бу бөтен республика буенча».
Тикшерү нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак. Алар белән журналистларны да таныштырырга вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев