Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якташларым – горурлыгым

«Горурланырлык шәхесләребез булганда авылыбызның киләчәге бар дигән сүз», - лаеклы ялдагы ветеран укытучы Зәбир Хәлимов.

«Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шул туфракта язсын яшәргә!»
К.Булатова.

Узган елның җәендә Актаныш районы Адай авылында «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды. Клуб шыгрым тулы иде. Күпләргә урын да җитмәде. Кичәне китапханәчебез Эльмира Муллаянова оештырган. Актаныштан телевидение хезмәткәрләре, журналистлар да килгән иде.
Адай мәктәбен тәмамлап, фән докторы дәрәҗәсенә ирешкән Филүс Хисаметдинов, физика-математика фәннәре кандидаты Рөстәм Вәлиев, техник фәннәр кандидаты Илнур Галимҗанов, сукыр шагыйребез Вәсим Галимов кебек авылыбызның күренекле кешеләре чакырылган иде. Залда да хөрмәткә лаек авылдашларыбыз: укытучылар, терлекчеләр, механизаторлар һәм башка һөнәр ияләре. Минем үземне дә шундый кешеләр рәтенә кертүләренә рәхмәтлемен. Танылган шәхесләр арасында үземнең укучыларым булу горурлык уята. Кайберләре төрле җитди сәбәпләр аркасында кайта алмаганнар. Кайта алмаучылар арасында укучым, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең дә булуы бераз кәефемне төшерде. 

Кичә чыгышлар, музыкаль тәнәфесләр белән үрелеп барды. Филүс Фазылович «күчтәнәчкә» Татарстанның атказанган җырчысы Алинә Сафиуллинаны алып кайткан. Ул китапханәгә үзенең китапларын тапшырды. Алинәнең һәр башкарган җыры көчле алкышларга күмелде.

Һәр кунакның авылдашларына әйтер сүзе табылды. Аларга җавап итеп Рәкыйф Хафизов, Айза Хәбирова, Филига Минһаҗева, Ралиф Ямалиев үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Бу җырчыларның барысы да авылыбыз данын еракларга тараталар. Эльмира Муллаянованың һәм Илүсә Шәйхетдинованың шигырьләре дә нур өстенә нур булды.

Адай авылының горурланырлык шәхесләре бик күп. Алар арасында төрле җаваплы хезмәтләр башкарган Гали Иманов, Үзбәкстан якларында райком секретаре булып эшләгән Әмирхан Иманов, КАМАЗда эшләп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Зөфәр Иманов, Татарстанның атказанган табиблары Рәисә Иманова, Альберт Хәбибуллин, Рәшит Гайнетдинов; Татарстанның атказанган юристы Ирек Атнаголов ( М.Ш.Шәймиевнең киңәшчесе дә булды), КГБда эшләп, отставкага чыккан полковник Мэльс Атнагулов, Бөек Ватан сугышында Берлинга кадәр барып җитеп, Рейхстаг стенасына үз имзасын салган полковник Тимер Корычев (Тимер Кручев), танылган галим, фән докторы Равил Хәйретдинов, шагыйрь Рифкать Закиров, җырчы Солтан Шиһапов, озак еллар азык-төлек җитештерү предприятиеләрен җитәкләгән Разак Арсланов, Чаллы шәһәренең яшелләндерү оешмасы җитәкчесе булган Лерон Атнагулов һәм тагын хезмәтләре белән хөрмәткә лаек бик күп кеше бар. Аларның күпләре Адайда яшиләр, мал асрыйлар, фермерлык итәләр. Алар булганда авылыбызның киләчәге бар дигән сүз.

 Зәбир Хәлимов, лаеклы ялдагы ветеран укытучы.

«Шәһри Чаллы» газетасы быел да туган якка багышланган язмалар сәхифәсе игълан итә. Без аны «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» дип атадык. Сәхифәгә туган авылыгыз турында язмаларыгызны, аның белән бәйле хатирәләрегезне җибәрә аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев