«Якты киләчәк өчен тавыш бирдем»
Шәһәрдәшебез Тукай районында сайлаган.
«СтройТраст» җаваплылыгы чикләнгән оешмасының үсеш буенча генераль директор урынбасары Айдар Фәхртдинов сайлауларга баруны республика, шәһәр һәм гаилә алдында зур бурыч дип саный.
«Мин тавыш бирү хокукына ия булганнан бирле сайлауларда катнашам.
Бүген дә иртән торып тавыш бирергә ашыктым.
Беренче булып килеп булмады инде, участогым Тукай районы Теләнче- Тамак авылында, шулай да алдынгылар рәтендә булырга тырыштым.
Татарстанда Рәис һәм үзебезнең җирле советка депутатлар сайлау бара.
Быел икеләнеп, уйланып торасы юк. Сайлавы жиңел. Татарстаныбыз, Чаллыбыз, районнарыбыз балкып торганын күрәбез. Чаллының урамнары якты, чиста, каралган! Яратам яз көне урамнарны. Проспектлар ап-ак чәчәкле алмагач аллеясына әйләнә. Мин тотрыклы үсештәге бүгенгебез һәм якты киләчәк өчен тавыш бирдем», – ди шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев