Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ял итү базасы янында инспекторлар исерек егетне тотты

Аның машина йөртү таныклыгы да булмавы ачыкланды.

Төнге сәгать 1ләрдә «Дубки» ял базасы юлында инспекторлар «Лада Веста» автомобилен туктата. Руль артында утыручы ир-атны алкоголь куллануга тикшерәләр. Башкортстаннан килгән 23 яшьлек егетнең организмында 0,258 мг алкоголь булуы ачыклана. Шуның өстенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмый. 

Автомобиль хуҗасын Тукай районы дәүләт автоинспекциясе бүлегенә озаталар. Машинасын штрафстоянкага җибәрәләр. Тикшерү барышында әлеге егетнең узган ел да инспекторларга эләгүе ачыклана. Ул вакытта ул алкоголь куллануга медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Административ җаваплылыкка тартылган була.

Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итә Тукай районының баш автоинспекторы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев