Ял итү лагерендә 25 кеше агуланган
Яңалыклар тасмасы

Ял итү лагерендә 25 кеше агуланган

Зыян күрүчеләр – Башкортстаннан

Стәрлебаш районында урнашкан “Патриот” лагеренда 12-17 яшьлек 22 бала һәм 3 олы кеше агуланган. Бу хакта күрше республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

9 кешене беренче ярдәм күрсәткәннән соң өйләренә кайтарганнар, 16 сы хастаханәдә. Аларның хәле уртача дип бәяләнә, агулану сәбәпләре әйтелми. Әлеге очрак буенча тикшерү оештырылган.


Нет комментариев